Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Юл бүлешә алмаганнар

ЮХИДИ хәбәр итә

Түбән Кама сәнәгать зонасында, «ТЭЦ-2» каршында ике «иномарка» бәрелешә.

«Хендай Акцент» автомобиле йөртүчесе, сулга борылганда, яныннан үтеп баручы «Хендай Крета» машинасына бәрелә. Нәтиҗәдә, «Крета» автомбиленең 36 яшьлек йөртүчесе һәм аның пассажиры төрле тән җәрәхәтләре ала. Ә «Акцент» пассажирының кабыргасы сынып хастаханәгә салганнар.

«Барс-2» сәүдә үзәге каршында «Лада Калина» автомобиле дә «иномарка» белән бәрелешкән. Россия автомобиле Менделеев урамы буенча хәрәкәт иткән. Ә чит ил машина йөртүчесе сәүдә үзәге каршындагы машина кую урынына керүе булган. Шаһитлар сүзләренә караганда, авариядә катнашучылар зыян күрмәгән.

Көтмәгәндә йөгереп чыккан

11 мартта кичке сәгать бишләр тирәсендә рейс автобусы йөртүчесе сигез яшьлек баланы бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәте Химиклар һәм Җиңүнең 30 еллыгы урамнары киселешкән чатта була. Автобус шоферы әйтүенчә, малай көтмәгәндә «зебра» га йөгереп чыккан. Аның сеңлесен алырга балалар бакчасына баруы булган. Вакыйга урынына «Ашыгыч ярдәм» килеп малайны баш мие селкенүгә шикләнеп хастаханәгә алып китә. «Түбән Кама ПАТП» җитәкчелеге баланы дәвалау өчен түләргә әзер булуын белдерде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев