Туган як

Яшәү ямен югалтмас өчен...

«120 яшькә кадәр яшәргә телисеңме?» – дип кемнән генә сорасаң да, күпчелеге «әйе» дип җавап бирәчәк. Ә ничек сәламәтлекне һәм яшьлекне саклап калырга соң? Бу турыда уйлаучылар сирәк. Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, медицина хезмәткәре Гамир Гариф улы Исмәгыйлев, үзе инде арабызда булмаса да, «Туган як» архивында сакланган бу кызыклы язмасын кыскартып, укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Яшь барган саен организм да картая. Чөнки аксым синтезы һәм геннарның активлыгы кими. Сәламәт һәм озак яшәргә теләүчеләргә геннарның активлыгын арттырырга кирәк. Бу, үз чиратында аксым синтезын арттырачак. Геннарның активлыгын вак аксым һәм пептидлар үстерә. Пептидлар үз чиратында яман шеш клеткалары килеп чыгуны ике мәртәбәгә киметә.
Пептидларны Владимир Хацкелевич Хавинсон дигән академик китереп чыгара. Әйдәгез, академикның фикер йөрешенә күз салыйк әле. Кеше 100-120 яшькә кадәр җитә ала ди ул. Әгәр сәламәт, актив тормыш рәвеше алып барса. Академик әйтүенчә, картлык 85 тән соң гына башлана. Бу яшьтә инде кешегә башкалар ярдәме кирәк була. Кайберәүләр инде мөстәкыйль ашый алмаска да мөмкиннәр. Картлык күп очракта акыл зәгыйфьләнү белән очраша.
Кеше гомеренең озынлыгы узган еллар саны белән түгел, ә эчке халәте белән билгеләнә. Өлкәннәр арасында гына түгел, яшь-җилкенчәк арасында да «Яшәргә теләмим» диючеләр аз түгел. Кешенең физик халәте генә түгел, рухи, психологик чикләре дә бар. Аларның тормышлары күбрәк үткәннәрне сагынуга кайтып кала.
Хәтер – кешегә картлыкта кирәк булган иң зур рәхәтлекләрнең берсе. Ә хәтерне яхшырту өстендә эшләргә кирәк. Аның иң нәтиҗәле ысулы – шигырь ятлау. Баш мие күбрәк эшләгән саен, физик яктан яхшырак. Бу мускулларны ныгыткан кебек. Әгәр диванда телевизор карап кырын ятсагыз, бернинди мускул да үсми һәм ныгымый да бит. Өлкәннәр-нең кайберләре «Мин гомерем буе эшләдем, хәзер үзем те-ләгәнчә ял итәм» – диләр. Берүк вакытта космонавт та, балет биючесе дә булып булмаган кебек, лаеклы ялга чыккач та, үзең ни теләгәнне мөмкинлекләреңнән чыгып ачыкларга кирәк. Йөрәк-кан тамырлары авыруларының күп очракта сәбәбе – шул үз мөмкинлекләреңне дөрес бәяли алмау була да инде. Актив тормыш алып барырга теләүчеләргә сәяхәт итү, йөзү, биюләр белән шөгыль-ләнергә тәкъдим итәр идем.
Иң бәхетлеләр дип 80не узган кешеләрне атарга бу-ла. Алар чын күңелдән кеше өчен сөенә белә. Тирән картлыкта да интим партнер булу бик мөһим. Кемнедер кочаклау, ярату мөмкинлеге, үз тәненә игътибарлы булу һәр яшь өчен дә кирәкле. Нигәдер картлыкта кеше үз тәненнән ояла башлый, 2-3 тапкыр сирәгрәк юына. Актив һәм озак яшәр өчен кемне дә булса яратырга кирәк! Үзеңнең парыңны хәтта балалар да алмаштыра алмый. Нәкъ менә янәшәсендә яраткан кешесе булу өлкәннәрне ялгызлыктан коткара.
Картайган көндә үлемнән куркырга кирәкми, аның турында якыннарың белән сөйләшергә, аралашудан качмаска. Гомер кайчан да булса бер өзелә – шуңа аңлы рәвештә үзеңне күнектерергә, акылга сеңдерергә кирәк.
Яшь барган саен кеше дингә якыная. Өлкәннәрнең туганнары «Син мине ничек күмәрсең икән?» – дигән сораудан качмасыннар. Чөнки
бу әби-бабайлар өчен иң мө-һим сорауларның берсе. Үлем – озын гомернең иң мөһим этабын аңлап каршы алу, башка һәм иң яхшы дөньяга күчү, ягъни куркусыз үлү, анда аны бәхетле өлеш көтә дип ышану мөһим.
Һәм соңгысы. Өлкәннәр картлыгы да аралашу, кулдан килгәнчә хезмәт белән үтсен. Бүлмә гөлләре карап үстерү, йорт хайваннары асрау...
Сүз дә юк, күбебез якын кешеләрен кайгыртуны үз бурычы итеп саный. Әмма, кеше гомеренең ахырына кадәр үзе сайларга һәм карарлар кабул итәргә тиеш. Барысын да үзегез хәл итү өлкәннәрнең яшәү ямен югалтырга этәрә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: