Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Шәһәр хастаханәләренең бәйрәм көннәрдә эш вакыты

1 нче һәм 2 нче поликлиникада 1, 2, 4, 6, 7 һәм 9 гыйнвар көннәрендә  8.00-15.00 сәгатьтә; 3, 5, 8 гыйнварда 8.00-18.00 сәгатьтә  дежур терапевтлар кабул итә. Бу көннәрдә табиблар комиссиясе эшли, ташламалы бәяләрдән дарулар язып бирү кабинеты эшли. Табибны өйгә чакыртыр өчен 1 нче поликлини-кага (Менделеев ур., 46) – 24-35-55, 24-35-02; 2 нче поликлиникага (Төзүчеләр ур. 10Д) 24-34-02, 24-34-05 номерлары белән шалтыратырга кирәк.

1 нче һәм 2 нче балалар поликлиникасы:

31 декабрьдә, 1, 3, 4, 6, 7 һәм 9 гыйнвар көннәрендә дежур педиатр 9.00-17.00 сәгатьтә 2нче поликлиникада (Менделеев ур. 45) кайсы поликлиникага беркетелгән булуга карамыйча, кабул итә.

2 гыйнварда поликлиникалар дүшәмбе расписаниесе буенча, 5 гыйнварда – чәошәмбе, 8 гыйнварда җомга расписаниесе буенча эшлиләр.   Өйгә табибны 3 һәм 6 гыйнварда телефоннан 44-77-72, 44-77-73, 44-77-74,  44-77-75, 44-77-76, 44-77-77 номерлары буенча шалтыратып чакыртып була.

Бәйрәм көннәрендә аерым белгечләр кабул итми.

Хатын-кызлар консультациясендә 3, 6, һәм 8 гыйнварда 8.00-14.00 сәгатьтә акушер-гинеколог кабул итә.

Кама Аланы хастаханәсендә 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнварда 8.00-13.00 сәгатьтә дежур терапевт һәм педиатр, 3, 4, 5 һәм 6 гыйнварда дежур акущер-гинеколог; 3 һәм 6 гыйнварда дежур хирург кабул итә. Бу көннәрдә поликлиника 8.00-13.00 кадәр эшли. Температуралы авырулдарны кабул итү кабинеты һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү кабинетлары тәүлек буе эшли.

Түбән Кама тире-йогышлы авырулары диспансеры 3, 6 һәм 8 гыйнварда 8.00-12.00 сәгатьтә  дежур табиб кабул итә.

Түбән Кама психоневрология диспансерында дежур психиатр 3, 5 һәм 8 гыйнварда 8.00-14.00 сәгатьтә кабул итә. Стационар тәүлек әйләнәсе эшли.

Наркология диспансеры 3 һәм 6 гыйнварда 8.00-14.00 сәгатьтә дежур писихиатр-нарколог эшли. Стационар тәүлек әйләнәсе кабул итә.

Туберкулезга каршы диспансер кирәк булганда кичектергесез ярдәмне һәрчак күрсәтә.

ООО “СОГАЗ”, “Профмедицина – НК” поликлиникасы (Мәктәп бульвары, 3)  табиблары 31 декабрь 9 гыйнварга кадәр  7.00-19.00 сәгатьтә кабул итә.  кичектергесез ярдәм, регистратор “больничный” бирү, вафат булу турында белешмәләр алу бүлмәләре эшли. 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнварда табибны өйгә чакыртырга мөмкин.

Соболеково урамы 33 йорт адресы буенча урнашкан поликлиникада 3 һәм 6 гыйнварда терапевтлар һәм хирург 7.30-15.15 сәгатьтә, дежур терапевт 17.00 кадәр кабул итә. Прививка ясату кабинеты 3 һәм 6 гыйнварда 7.00-13.30 сәгатьтә эшли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев