Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Башкаларның гомерләрен саклап калучылар

Узган ел түбәнкамалылар 4786 литр кан әзерләргә булышканнар. 2956 кеше 7083 мәртәбә кан тапшырган, 216 донор 878 мәртәбә плазма биргән. Тагын 49 түбәнкамалы 98 тапкыр тромбоцитлар тапшырды.

Түбән Кама Кан үзәге безнең районнан тыш, Зәй, Яңа Чишмә һәм Чистай районнары хастаханәләренә дә хезмәт күрсәтә. Кан запаслары һәм аның компонентлары җитәрлек күләмдә бар икән.

Донор булу – кемнеңдер гомерен саклап калу дигән сүз. Күргәнегезчә, түбәнкамалылар башкалар кайгысына битараф түгел.

Тапшырылган кан җитди тикшерү үтә. Шул ук узган елгы саннарга игътибар итсәк, тапшырылган канның бер өлеше хилез, гемолиз һәм ВИЧка ялган-уңай реакция аркасында яраксызга чыгарылган.

Клиник-диагностик лаборатория 37 мең тикшеренү үткәргән, шул исәптән 8,5 мең Түбән Каманың кан төркемен билгеләгән, 528 беренчел донорның Келл антигенын тикшергән. Шулай ук донация алдыннан 2978 периферик кан тикшеренүе үткәрелгән.

Хастаханәләргә 734 литр плазма, 1612 литр кан компонентлары һәм 48 литр тромбоцитлар концентраты бирелгән.

Узган ел 55 кеше «Россиянең Мактаулы доноры» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Түбән Кама районында барлыгы 1545 Россия һәм СССР мактаулы доноры бар.

Кан үзәгенең баш табибы Фәнис Нургаянов: – «Кан үзәгенең төп максаты – донор канының сыйфатлы йогышлы-куркынычсыз компонентларын җитештерү һәм алар белән өзлексез тәэмин итү. Бүген медицина нинди генә заманча булмасын һәм анда яңа буын инновацион технологияләре һәм препаратлары кулланылмасын, безнең сәламәтлек саклау торышы элеккечә үк кирәкле кан запасы булу белән билгеләнәчәк, аны бары тик донорлар белән генә тулыландырып була.Ел саен дистәләрчә мең авыру һәм зыян күрүчеләр кан һәм аның препаратларына мохтаҗ. Кан һәм аның компонентлары – ул стратегик запас, ул даими рәвештә сакланырга тиеш. Донорларга игелекле йөрәкләре һәм кешеләрнең сәламәтлегенә һәм тормышына зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт сезгә!»

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев