26 май 2022 яңалыклары
-
Нефть химиячеләре паркында сәләтле балалар фестивале узды
Чарада республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында, муниципаль һәм региональ этапларда җиңүчеләр, призерлар, укытучылары, шулай ук, спортта, сәнгатьтә, җәмәгать эшләрендә уңышларга ирешкән укучылар катнашты. Барлыгы 275 бала һәм 162 укытучы.
-
Химиклар көне уңаеннан СИБУР һәм Түбән Кама җитәкчеләре Николай Лемаев бюстына чәчәкләр салдылар
26 майда Түбән Камада Химиклар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм чаралары Николай Лемаев бюстына чәчәкләр салу тантанасыннан башланды.
-
Түбән Камада хәрби комиссариаты хезмәткәренә ришвәт алган өчен хөкем карары чыгарганнар
Түбән Кама шәһәр суды элекке хәрби комиссариат хезмәткәренә шартлы рәвештә 2,5 елга ирегеннән мәхрүм ителү турында хөкем карары чыгарган.
-
10 яшьлек баланы бәрдергәннәр
Түбән Камада 10 яшьлек малай юлны чыкканда «Лада Калина» автомобиле астына эләккән.
-
Химиклар проспектында велосипед юллары төзеләчәк
Түбән Камада Химиклар-Корабельная урамнары юл чатыннан Көньяк урамына кадәр (1,4 км) һәм Химиклар-Менделеев урамнары юл чатыннан Вахитов проспектына кадәр (0,54 км) велосипед юлларын салачаклар.