Туган як

Химиклар проспектында велосипед юллары төзеләчәк

Түбән Камада Химиклар-Корабельная урамнары юл чатыннан Көньяк урамына кадәр (1,4 км) һәм Химиклар-Менделеев урамнары юл чатыннан Вахитов проспектына кадәр (0,54 км) велосипед юлларын салачаклар.

Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Химиклар проспектын төзекләндерү «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.

Велоюлларның киңлеге 2,2 метр булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: