Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Химиклар көне уңаеннан СИБУР һәм Түбән Кама җитәкчеләре Николай Лемаев бюстына чәчәкләр салдылар

26 майда Түбән Камада Химиклар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм чаралары Николай Лемаев бюстына чәчәкләр салу тантанасыннан башланды.

Шәһәр легендасы, химкомбинатка нигез салучы һәм аның беренче директоры Николай Васильевич Түбән Кама шәһәрен төзүдә һәм үстерүдә күп эш башкарды.

Истәлекле чараларда идарә рәисе, СИБУРның генераль директоры Михаил Карисалов, «Түбән Кама нефтехим» ААҖ генераль директоры Айрат Сафин, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин, нефть химиясе тармагы ветераннары, НКНХның профсоюзы, актив яшьләре hәм Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары катнашты.

Рамил Муллин үз чыгышында Николай Лемаевның Түбән Каманы торгызуда һәм үстерүдә зур өлеш кертүен билгеләп үтте, шулай ук, хәзерге вакытта нефть, химия өлкәсендә хезмәт итүче буынга рәхмәт белдерде.

 «Бүген Николай Васильевич Лемаев кебек шәхескә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Без аның турында сөйләшкәндә, һәрвакыт гигант завод төзелешен һәм аның янәшәсендәге гүзәл Түбән Каманы искә алабыз. Шәһәр һәм безнең комбинатның - хәзер инде республикада һәм илдә генә түгел, бөтен дөньяда билгеле – 55 еллык уртак тарихы өчен рәхмәт. Бу зур хезмәт, ул дистәләрчә мең кешенең язмышы, ул елларда нигез салынган эшләр хәзер дә дәвам итә. Менә дигән урамнар, скверлар, Лемаев мәйданы – сәнәгатьчеләребезнең керткән уртак өлеше. Җитештерү эшләрен генә түгел, социаль мәсьәләләрне дә бергәләп хәл итүебезгә мин бик шат», – дип ассызыклады Рамил Муллин.

Сибур генераль директоры Михаил Карисалов Николай Лемаевны кайчан беренче тапкыр белүе турындагы хатирәләр белән уртаклашты. Бу аның компаниядә эшләгән беренче елында булган.

«Беренче тапкыр Лемаев фамилиясен кайда ишетүем турында сөйләргә телим. 2003 елда мин СИБУРда эшли башладым һәм киңәшмәләрнең берсендә Александр Валерьевич Дюков өлкән яшьтәге һәм инде чәчләре агарган ир-ат белән бергә керде һәм безнең яңа вице-президент Владимир Владимирович Разумов, дип таныштырды. Мин аның белән эшли башлагач, ул үзенең хезмәт юлын ничек башлавы турында сөйләде. Шулай итеп, 4 ел дәвамында ул Лемаев белән эшләгән. Бу сөйләшү минем күңелемә сеңеп калды. Бу масштаблылык, профессиональлек һәм батырлык, без бу вакытның нинди булуын беләбез, тармак үсеше өчен мөһим дип санаганны яклый белү сәләте. Мин моны 19 ел элек ишеттем һәм бүгенге көнгә кадәр, сәнәгать турында сүз барганда, Лемаев исеме яңгырый» - дип сөйләде Карисалов.

Чыгышлар тәмамлангач, җыелучылар Николай Васильевичның бронза бюстына чәчәкләр салдылар.

Ул 2001 елда Түбән Каманың 35 еллыгын бәйрәм иткән көнне ачылган. Шул вакыттан бирле ел саен НКНХ һәм шәһәр җитәкчеләре легендар җитәкчене искә алу өчен скверда һәйкәл янында җыелалар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев