20 декабрь 2019 яңалыклары
-
20 декабрь 2019 - 11:06Мәчет – гыйбадәт кылу урыныТатарлар турында күп мәкаль-әйтем бар, шуларның күпчелеге халкыбызны начар яктан сурәтли: «Татарның акылы төштән соң», «Татар бар җирдә, хәтәр бар», «Татар татарны ашар», «Татар түрә булса, чабатасын түргә элә». Уйлансаң, чыннан да шулай бит. Сүзем кайбер милләттәшләремә тынгылык бирмәгән төзелүче яңа мәчет турында булыр.
-
20 декабрь 2019 - 11:02Язмыштан узмыш юк...Әминә Шәрифуллинаның фаҗигале төстә һәлак булуы беркемне битараф калдыра алмады. Җеназага да бик күпләр килде. Туганнары да, дуслары да, танышлары да, аны бары тик яхшы яктан гына гына искә алдылар. Әминә кайчандыр 64 нче балалар бакчасына йөргән. Хәзерге вакытта Төркиянең Анталия шәһәрендә яшәүче тәрбиячесе Халидә Әхмәтова бәет язып җибәрде. Бу бәет Әминәнең рухына дога булып барсын иде.
-
20 декабрь 2019 - 10:57Бәясе – чит ил машинасына тиңКүзләре сукыр өч шәһәрдәшебез ияртүче этләре белән Яр Чаллыда узган «Адым артыннан адым: ике йөрәк якын» дигән конкурста катнашканнар.
-
20 декабрь 2019 - 10:17Гаепсездән гаеплеБеркөнне мине ап-аек килеш, «алкаш» дип мыскыллап, баскычтан тибеп төшерделәр. Гаеп үземдә дә бар бераз, тик... Инде күпме вакыт үтсә дә, эчемдәге үпкәләү һаман кимеми. Шул хатынны күргән саен ачуым чыга...