Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Язмыштан узмыш юк...

Әминә Шәрифуллинаның фаҗигале төстә һәлак булуы беркемне битараф калдыра алмады. Җеназага да бик күпләр килде. Туганнары да, дуслары да, танышлары да, аны бары тик яхшы яктан гына гына искә алдылар. Әминә кайчандыр 64 нче балалар бакчасына йөргән. Хәзерге вакытта Төркиянең Анталия шәһәрендә яшәүче тәрбиячесе Халидә Әхмәтова бәет язып җибәрде. Бу бәет Әминәнең рухына дога булып барсын иде.

Әминә бәете
(кыскартылып бирелә)
«Бисмилләһ», дип башлыйм әле,
Бар эшләр дә шулай башлана.
Бу юлларым күз яшьләрем белән
Әминә Шәрифуллинага багышлана.

Шаулап-гөрләп атна үтте,
Ял көннәре килеп җитте.
Әминә бик тырышып укып,
Бу ялларны зарыгып көтте.

«Әнием, бераз арыдым да,
Мохитне килә үзгәртәсе.
Хәзерләнеп юлга чыгыйм,
Авылга кайтсам, ни әйтерсең?»

Әбисен бик сагынды шул,
Авылны да килде күрәсе.
Күршеләрен дә ярата ул,
Бүген кайтса, иртәгә киләсе.

Әнкәе бераз уйлап торгач,
Ризалыгын бирде кызына.
«Бер Аллаһым, юлдаш бул син,
Тапшырам аны синең кулыңа».

...«Иман» төшенчәсе күпкырлы ул,
Булу рәхимле, шәфкатьле,
Ярдәмчел, юмарт, тыйнак,
Әдәпле һәм әхлаклы.

Әминәгә бу сыйфатлар
Кечкенәдән салынган.
Әнисенең тәрбиясе
Аллаһ китабыннан алынган.

Сөекле пәйгамбәребезнең (сгв)
Өйрәнә ул тормышын.
Ничек туган, ятим үскәнен,
Аның бөтен язмышын.

Җәмигъ мәчеттә һәр гаеттә
Уза матур бәйрәмнәр.
Бәйрәмнәрдә Әминәбез дә
Сөйли иде шигырьләр...

...Телефонга килде хәбәр:
«Әминә Шәрифуллина вафат».
Кем ул? Аңа ничә яшь?
Хәбәрне укыйм кат-кат.

Бер Әминәне беләм мин,
Ул бала гына бит әле.
Акылым кабул итми, ышанмыйм,
Бутаганнардыр әле...

Ашкыныплар кайттың, балам,
Шушы авыл җиренә.
Аны алып кайткан автобус
Ишеген ачты нигә?!

Син бәхетле елмаеп
Автобустан төшкәнсең.
Ыжгырып килгән машинаның
Көпчәге астында калгансың.

Кунакка кайткан бала,
Юлда җан-тәслим кылды.
Искән җилләр туктады,
Кошлар да тынып калды.

Аның җанын фәрештәләр,
Бик сак күккә күтәрде.
«Кызың Аллаһка китте», – дип
Әнкәсенә хәбәр салды.

«Аллаһымның сәламе,
Рәхмәте, бәрәкәте,
Күрешербез җәннәтләрдә,
Сагынып көтеп торырмын.

Еламагыз, якыннарым,
Аллаһ сүзен тотыгыз.
Коръән булсын телегездә,
Догаларны кылыгыз».

Шуның белән тәмам итәм
Йөрәктәге сүзләрне.
Аллаһтан башка иләһ юк,
Мөхәммәд (сгв) аның илчесе дип,
Ачсам иде иртән күзләрне. Амин.
Халидә ӘХМӘТОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев