Туган як

Гаепсездән гаепле

Беркөнне мине ап-аек килеш, «алкаш» дип мыскыллап, баскычтан тибеп төшерделәр. Гаеп үземдә дә бар бераз, тик... Инде күпме вакыт үтсә дә, эчемдәге үпкәләү һаман кимеми. Шул хатынны күргән саен ачуым чыга...

Хәзер, башыннан тәртибе белән сөйлим. Ул көнне (бу хәлнең кар яуганчы булуын әйтим әле) иртүк, эшкә барырга чыкканда ук юлым уңмады. Чөнки өйдән иртәнге биштә үк чыгып китәм. Ә баганаларның ник берсендә ут булсын? Бу урында шуны әйтим әле, мин Төзүчеләр урамы башында яшим. Бу районда бервакыт көзен баганаларда утны өзеп тилмерттеләр. Иртән иртүк эшкә баручы мин генә түгел, алар ялганларга ирек бирмәс.
Кармаланып, капшанып диярлек трамвай тукталышына чыкканчы, мин көн саен утыра торган трамвай китеп өлгергән. Куркудан дер-калтырап, икенчесен көтәргә булдым. Ярый әле, бәхетемә, трамвай автобус түгел, сәгать ярым көттерми. Ярар, аз гына соңга калып булса да, эшкә барып җиттем. Ә менә кайту... Анысы аерым бер тарих. Эш сәгате кичке алтыга кадәр, һәм тагын караңгыда кайтырга кирәк. Кайтышлый ияләнгән маршруттан бераз читкә тайпылып, Яшьлек урамы башындагы «Чаллы икмәге» кибетенә сугылып чыгарга булдым. Кибеттән чыгып, ике адым да атларлык түгел, тагын дөм караңгылык! Ичмасам, тәрәзәләр дә бу якка карамый! Юл буйлап барыйм дисәм, ишегалды юлларының торышын сез үзегез дә беләсез, тездән сулы чокырга чумдым. Юлдан бераз читкә, чирәмгә чыгыйм дисәм, анда корыч тросс сузып куйганнар – шуңа абынып егылдым. Нәкъ – сазның уртасына чәпелдәм килеп төштем. Тез башы авыртуга түзә алмый, өйгә кадәр елый-елый кайттым. Мин йорт номерына да, подъезд санына да карамыйм, безнең турыда инде мин белә-белгәннән бирле кабызылмаган шәмәхә «туксан тугызлы» автомобиле тора, шуңа карап кына ориентлашам. Бәхеткә, безнең районда ут та яндырганнар. Таныш автомобильне күреп, подъезд ишеген ачып кереп, үзем яшәгән катка күтәрелеп, йозак тишегенә ачкычымны тыктым – ачылмый гына бит ишек! Мин шалтыр-шолтыр мәтәшкәндә, ишек эчке яктан ачылып китте дә, шактый зәһәр бер ханым, өс-башыма күз йөртеп чыкты да «алкашка» дип, төртеп җибәреп, ишеген кире ябып куйды. Кәефем кырылганга, ишектәге номерга да күз салмаганмын – теге машинага алданып, бер подъезд алданрак кергәнмен икән. Кем уйлаган аны, гомер кабызмаган машинасын бүген генә кабызыр да, гомер буе торган урынын алыштырыр дип.
Инде үземнең квартирга кайтып, көзгегә күз салсам – өс-баш пычракка баткан, чәч-баш тузган. Чынлап та, гел исерек хатыннарга охшаганмын икән шул. Исерекбаш дип атасалар да, гаҗәпләнмәссең... Әй, гаепсездән-гаепле, дигәндәй, эчмәгән килеш исерек хәленә төшергән шундый урамнарны әйтер идем!..
Энҗе ГАЛИЕВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: