Туган як

24 гыйнвар 2017 яңалыклары

  • 24 гыйнвар 2017 - 13:44
    Туксан яшен билгеләп үтте
    Шушы көннәрдә туксан яшь чиген узган Солтан Хәсән улы Нуриевка, гомеренең олы юбилее уңаеннан, Россия Президенты В.Путинның һәм, шулай ук, муниципаль районыбыз җитәкчелегенең котлауларын җиткерделәр. Минзәлә ягындагы Калморза авылында крестьян гаиләсендә туган Солтан мәктәпне тәмамлагач, машина төзелеше техникумында белем ала. Бөек Ватан сугышы елларында Ижевск шәһәрендәге хәрби заводта эшли. Сугыштан...
    438
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2017 - 12:28
    Автобусларны тикшергәннәр
    Түбән Камада пассажирлар иминлеген кайгырту максатыннан, җәмәгать транспортын тикшерү буенча юл-патруль хезмәтенең 10 экипажы катнашында уздырылган махсус рейд барышында 30 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Рейд барышында төзек булмаган транспорт белән идарә итү, йөртүчеләрнең «права»сы булмау очраклары ачыкланган. Дәүләт автоинспекторлары, шулай ук, автобуслардагы тахографларны да тикшергәннәр һ.б. Сүз уңаеннан, 2016 елда...
    431
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2017 - 12:26
    Янгын сагындагылар җиңүе
    Янгын сагының 1нче отряды командасы спортның янгын-кулланма төре буенча республикакүләм кышкы чемпионатта җиңү яулады. Әлмәттә уздырылган бу ярышта катнашкан алты команда арасында икенче урынны Әлмәт командасы алган, өченче урында - казанлылар. Йөз метр озынлыктагы каршылыклы полосаны үтүдә урта төр-кемдәгеләрдән Гүзәлия Заһидуллина - беренче, Эльза Галиева - өченче; ә зурлардан Андрей...
    449
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2017 - 12:24
    Киленнең «шәбе» эләкте
    Күрше Заһирлар, зурдан кубып, кече улларын өйләндерделәр. Туй көнне аларга агылган машина! Шәһәрдә укучы улы кала кызын тапкан. Әти-әнисе череп баеган базар сәүдәгәре, ди. Туксанынчы елларда Мәскәүдән товар ташып, берне алтыга сатып мантыганнар. Ул кичне күрше-тирә телендә туйга җыелган машина маркалары, бәяләре булды... Заһирлар да фермер инде, анысы. Авылның иң...
    486
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2017 - 12:23
    Без ник эчәбезме?
    Мин үзем, мәсәлән, хатыныма үч итеп салгалыйм. Тәмам теңкәмә тиде. «Күрше кибеттән кайта, синнән шунысы гына да юк», дип колак итемне ашый. Тәрәзәсе дә ишегалды ягына карый бит аның! Эше юк, көннәр буе тәрәзәдән күз алмый, узган-барганны яманлап утыра. Балыкчы дип даны чыккан Әхмәтханның зур сумка, кармак күтәреп узганын күреп...
    491
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2017 - 12:21
    Йорт-җире булса...
    Валя исемле танышым (исемен үзгәрттем) Түбән Камадагы квартирын сатты. Кызы белән Казанга күченделәр. Озак яши алмады, кайтты. Монда карт әнисе янында яши башлады. Эте, ике-өч песие бар. Тыныша алмадылар, Валя кешегә акча түләп, фатирдаш булып яши. Хуҗалары квартирны сатып җибәрсә, икенчесенә күченә. Күңеле чиста, кешеләргә яхшылык кына эшләүче бу рус...
    470
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2017 - 12:17
    Кеше ире дип тормый
    Яшисе яшәлгән, дигән чорга җиттем. Битләрне җыерчык сарды, чәчем чаларды. Гомернең үткәне сизелмәгән дә. Каян сизелсен соң?! Башта балаларның өчесе дә аяксыздан-кулсыз иде. Эшкә киткәнче - бакчага, аннан мәктәпкә ташыдым. Зур заводта бүлек җитәкчесе булып эшләүче ирне дә көйлисе бар. Кибет, кухня, эш арасында еллар үтте дә китте. Хәзер балалар...
    467
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2017 - 11:48
    Беренче булу җиңелме?
    Татарстанның беренче Президенты, хәзерге вакытта Дәүләт киңәшчесе, Республиканың тарихи һәм мәдәни истәлекләрен яңадан торгызу буенча «Яңарыш» фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевкә 80 яшь тулды. Әлеге вакыйганы республиканың киң җәмәгатьчелеге зурлап билгеләп узды. Шулай ук Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин һәм Премьер-министр Дмитрий Медведев та котлады юбилярны. «Элекке елларда...
    456
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2017 - 11:46
    Квартир буенча йөрмиләр!
    Соңгы вакытта Татарстанда, Пенсия фонды хезмәткәрләре булып, кемнәрдер йорттан-йортка кереп, олы яшьтәгеләрнең документларын (СНИЛС, паспорт һ.б.) тикшереп йөри башлаган. Пенсия фондының Түбән Кама идарәсе начальнигы Лариса Семенова әйтүенчә, аның кул астындагы хезмәткәрләр беркем янына да бармыйлар, квартирлар буйлап та йөрмиләр. Шулай ук, пенсия фондында эшләүчеләр, пенсия тупланмаларын формалаштыру ысулларын гражданнарга...
    431
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2017 - 07:11
    Нәниләр корпусында – капиталь ремонт
    Быел шәһәр балалар дәваханәсенең 2нче корпусы (имчәк балаларны дәвалау корпусы) яңартылачак. Өч катлы бу бинаның төзелгәненә өч дистә елдан артыграк, анда хәзерге вакытта Татарстанның 10 районыннан бер яшькә кадәрге сабыйлар дәвалана. Бинага капиталь ремонт уздыруның беренче этабына республика бюджетыннан 59 млн. сум акча бирелгән. Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар...
    440
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2017 - 07:02
    Сайлап алу конкурсы
    Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты «Түбән Кама» промышленность паркы белән идарә итү өчен сайлап алу конкурсы игълан итә. Конкурста юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр дә катнаша ала. Гаризалар 2017 елның 30 гыйнварына кадәр Эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәгендә (Мәктәп бульвары, 2а) кабул ителә.
    429
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2017 - 06:59
    Высоцкийга багышлап...
    21 гыйнварда Халык иҗаты йортында Владимир Высоцкий истәлегенә концерт булды. Владимир Высоцкийның туган көне алдыннан оештырыла торган әлеге концертның Түбән Камада дүртенче мәртәбә үтүе. Анда легендар җырчының улы Никита Высоцкий, «Глобалис» оркестры, Ольга Кормухина, Сергей Галанин, Дмитрий Дюжев, Светлана Сурганова, Павел Майков, Виктор Рыбин, Валерия Ланская һәм Дмитрий Сороченков чыгыш...
    532
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2017 - 06:56
    Халыкны кабул итәләр
    Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүл-мәсе 26 гыйнварда халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра. 26 гыйнварда юрист - 10.00-12.00 сәгатьтә; районара салым инспекциясе вәкилләре - 15.00-17.00 сәгатьтә, ә Пенсия фондының Түбән Кама идарәсе начальнигы Лариса Семенова 16.00-17.00 сәгатьтә кабул итәләр. Адрес: Актүбә урамы, 6нчы йорт,...
    542
    0
    0
Реклама