Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Квартир буенча йөрмиләр!

Соңгы вакытта Татарстанда, Пенсия фонды хезмәткәрләре булып, кемнәрдер йорттан-йортка кереп, олы яшьтәгеләрнең документларын (СНИЛС, паспорт һ.б.) тикшереп йөри башлаган. Пенсия фондының Түбән Кама идарәсе начальнигы Лариса Семенова әйтүенчә, аның кул астындагы хезмәткәрләр беркем янына да бармыйлар, квартирлар буйлап та йөрмиләр. Шулай ук, пенсия фондында эшләүчеләр, пенсия тупланмаларын формалаштыру ысулларын гражданнарга...

Соңгы вакытта Татарстанда, Пенсия фонды хезмәткәрләре булып, кемнәрдер йорттан-йортка кереп, олы яшьтәгеләрнең документларын (СНИЛС, паспорт һ.б.) тикшереп йөри башлаган.
Пенсия фондының Түбән Кама идарәсе начальнигы Лариса Семенова әйтүенчә, аның кул астындагы хезмәткәрләр беркем янына да бармыйлар, квартирлар буйлап та йөрмиләр. Шулай ук, пенсия фондында эшләүчеләр, пенсия тупланмаларын формалаштыру ысулларын гражданнарга мәҗбүри тагу белән дә шөгыльләнмиләр.
Билгеле булганча, бездә халыкны Пенсия фонды Түбән Кама идарәсенең клиентларга хезмәт күр-сәтү бүлеге (клиентская служба) кабул итә. Андагы барлык хезмәткәрләр дә Россия пенсия фонды хезмәткәре таныклыгына ия һәм, халык сораган очракта, ул таныклыкны күрсәтергә тиешләр. Пенсия фондына бару өчен, алдан язылырга теләсәгез, белешмәләр өчен тел.: 45-33-09; 074; 40-07-40; интернет аша язылганда: www.pfrrt.ru; www.pfrf.ru һәм, шулай ук, алдан язылып куярга заявка җибәрү өчен электрон почта: 301-PFR@013.pfr.ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев