Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Туксан яшен билгеләп үтте

Шушы көннәрдә туксан яшь чиген узган Солтан Хәсән улы Нуриевка, гомеренең олы юбилее уңаеннан, Россия Президенты В.Путинның һәм, шулай ук, муниципаль районыбыз җитәкчелегенең котлауларын җиткерделәр. Минзәлә ягындагы Калморза авылында крестьян гаиләсендә туган Солтан мәктәпне тәмамлагач, машина төзелеше техникумында белем ала. Бөек Ватан сугышы елларында Ижевск шәһәрендәге хәрби заводта эшли. Сугыштан...

Шушы көннәрдә туксан яшь чиген узган Солтан Хәсән улы Нуриевка, гомеренең олы юбилее уңаеннан, Россия Президенты В.Путинның һәм, шулай ук, муниципаль районыбыз җитәкчелегенең котлауларын җиткерделәр.
Минзәлә ягындагы Калморза авылында крестьян гаиләсендә туган Солтан мәктәпне тәмамлагач, машина төзелеше техникумында белем ала. Бөек Ватан сугышы елларында Ижевск шәһәрендәге хәрби заводта эшли. Сугыштан соң, ил хуҗалыгы өчен мөһим булган төрле производствода хезмәт итә. Лаеклы ялга Түбән Камадагы шин заводында эшләгәндә чыга...
Хатыны Әлфия Гарифулла кызы белән бергәләп, тормыш үзгәрешләренә һич тә бирешмичә, пар канатлар булып яшиләр. Ике балаларын да үзләре кебек үк хезмәт сөючән, намуслы итеп тәрбияләгәннәр. Бүгенге көндә шул балаларының һәм биш оныкларының кадер-хөрмәтендә яшиләр. Бу бәхетле парны инде оныкларының балалары да үз уңышлары белән сөендерәләр.
Солтан ага Нуриевка алдагы көннәрдә дә сәламәт булып, җан тынычлыгында һәм Әлфия апа белән тигезлектә яшәргә насыйп булсын.
Фотода: Әлфия апа белән Солтан абый Нуриевлар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев