Туган як

21 октябрь 2016 яңалыклары

  • 21 октябрь 2016 - 11:21
    Телевизор за подписку
    500
    0
    0
  • 21 октябрь 2016 - 11:14
    Алтынга тиӊләрлек гаилә
    Гайнемөхәммәтовлар гаиләсе Россия күләмендә уздырылган «Ел гаиләсе» бәйгесенеӊ «Россиянеӊ алтын гаиләсе» номинациясендә катнаша. Алар шәһәр һәм Татарстан данын яклый. Аларга бәйгедә катнашырга ЗАГС җитәкчелеге тәкъдим итә. Чөнки Гайнемөхәммәтовларның мондый чараларда беренче тапкыр гына катнашулары түгел. 2001 елда, мәсәлән алар, «Татарстанның үрнәк гаиләсе» бәйгесе лауреаты исеменә лаек булалар, музыкаль гаилә буларак,...
    614
    0
    0
  • 21 октябрь 2016 - 11:13
    Балалар иминлеген кайгыртып
    Түбән Каманың Сухрау авылында балалар өчен велодром ачылды. Яңа мәйданчыкта балалар юл йөрү кагыйдәләрен гамәлдә куллану буенча күнекмәләр алачаклар. Җирле үзидарә башлыгы Ришат Галимов фикеренчә, балалар кече яшьтән үк юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә һәм юл билгеләрен таный белергә тиеш. Әлеге чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Илсөя Мезикова да...
    610
    0
    0
  • 21 октябрь 2016 - 11:01
    Диспансеризация үтүне кичектермәү хәерле
    2013нче елдан республикада халыкка бушлай медицина тикшеренүе -диспансеризация үткәрелә башлады. Аның нигезендә 21 яшьтән алып, өч ел ара белән 99 яшькә кадәр булган кешеләр комплекслы медицина тикшеренүе үтәргә хокуклы.Диспансеризация үтү өчен гражданнар иң беренче чиратта үз участок табибларына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Быел 1995, 1992,1989, 1986,1983, 1980, 1977, 1974, 1971, 1968,...
    562
    0
    0
  • 21 октябрь 2016 - 10:54
    Уңыш уңышны тудыра
    Әгәр хуҗаң яхшы булса, Хезмәттә була җиңел, Тизрәк эшкә барыр өчен, Ашкынып тора күңел. Сине ярты сүздән аңлаучы, күз карашыңнан сорауларыңа җавап бирүче, булган борчу-кайгыларыңны җиңеп чыгарга ярдәм итүче җитәкче белән эшләү - үзе зур бәхет түгелме? Татарстанның иң яхшы директоры исемен йөрткән 29нчы санлы мәктәп җитәкчебез Равис Мөҗәһит улы...
    620
    0
    0
  • 21 октябрь 2016 - 10:48
    Игелекле хезмәттә табылган бәхет
    Тарихи Чулман ярларыннан башланып, ерак чакрымнарга сузылган ерганак буенда тыныч кына көн күреп яткан Чәбия һәм Актүбә авыллары урынына төзеләчәк яңа шәһәр нинди булыр икән ул? Хәзергә күз алдына китерүе дә кыен, әмма көн саен күпме үзгә решләр бара монда. Төрле яклардан җыелып килүче күпләрнең яшәү урыннары да юк. Бераз...
    626
    0
    0
  • 21 октябрь 2016 - 10:45
    500 меңгә төшкән «бозым» чыгару
    75 яшьлек хатын, 500 мең сумга якын акча биреп, «бозым»ын чыгарткан. Матбугат чараларында мондый алдаулар турында күпме генә язылса да, беркатлылар җитәрлек шул. Ә алдауның сценариесе бик гади: урта яшьләрдәге бер хатын-кыз поликлиникага барганда, аның янына икенче бер хатын килә һәм үзен дәвалаучы дип таныштыра. Баксаң, бу хатын аның ярдәменә...
    1043
    0
    0
  • 21 октябрь 2016 - 10:42
    Яшь шахматчылар уңышы
    Татарстанның яшь шахматчылары арасында уздырылган «Кама аръягы Гран-при» турнирының бишенче этабы Актанышта үтте. Анда җиде шәһәрдән 68 кеше катнашты. Киеренке көрәштә кечкенәләр төркемендә беренче урынга Түбән Кама командасы чыкты. Тренерлары - Габдулла Әхмәтгалиев. Ә команда составында Кәрим Мөхәммәтов, Андрей Горин, Әмир Хәертдинов һәм Карина Мөхәммәтова уйнады. Икенче-өченче урыннарда Баулы һәм...
    593
    0
    0
  • 21 октябрь 2016 - 10:38
    Бакча кышка әзерме?
    Ноябрь - көз ае саналса да, бу инде кышка аяк басу дигән сүз. Бу айда җир әле туңа, әле эри. Тиз караңгылана, соң яктыра. Бу айда иң ялкау бакчачылар да эш-ләрен тәмамлап, сезонны ябалар. Тик шулай да бар эшләрне тәмамларга һич мөмкин түгел. Җыеп алынган уңышны киләсе язга кадәр саклау,...
    616
    0
    0
  • 21 октябрь 2016 - 10:35
    Башлы суган
    Британиядә яшәүче Питер Глейзбрук 9 килограммга якын авырлыкта суган үстергән. Әле алай гына да түгел, аның уңышлары арасында Британиядә иң зур ди бәяләнгән бәрәңге, кәбестә һәм иң озын шалкан үстерүе белән дә танылган. Бар яшелчәләр хакында язып чыксак та, иң кирәклесе турында язарга оныттык бугай. Суган иң киң таралган яшелчә...
    838
    0
    0
  • 21 октябрь 2016 - 10:24
    Көзен казып калдырыргамы?
    Мәҗбүри түгел. Чөнки соңгы елларда туфрак һәм аның составы өстендә төрле тәҗрибәләр үткәрүче галимнәр шундый нәтиҗәгә килгәннәр. Аларга ышансаң, туфракны тирән итеп, җирнең астын-өскә әйләндереп казу грунтның төзелешен боза икән. Ә туфрак микроорганизмнары исә, гумус аркылы тирәнгә төшеп китеп, кислород җитмәүдән һәлак булалар. Моннан тыш, актарылган җирне җил «ашый». Галимнәр,...
    889
    0
    0
  • 21 октябрь 2016 - 10:21
    Китапханә очрашуга чакыра
    Түбән Кама халкы бик талантлы, иҗат итәргә ярата. Китап чыгару өлкәсен генә карасак та, бүгенге көндә 82 (шулардан 50се татар телендә иҗат итүче) Түбән Кама язучысы 187 әдәби китап бастырып чыгару бәхетенә иреште (132 татар телендә). Һәм шәһәрдәшләребезнең әдәби иҗаты 17 җыентыкта урын алды. 2016 ел аеруча «китаплы» ел булды...
    542
    0
    0
  • 21 октябрь 2016 - 10:12
    Яхшы кулга гына тапшырам
    - Әнием, мин песи баласы алып кайттым! - улымның зәңгәр күзләре ялынып миңа төбәлде. Урамда уйнап йөргәндә кычкырып йөрүче кечкенә песи баласын күргән дә, кызганып өйгә алып кергән. Ул аны шундый итеп күкрәгенә кыскан, аерып та ала алмассың кебек. Ә песигә нәрсә, күзләрен тондырып карап торуын да белә. Эченнән ул...
    672
    0
    0
  • 21 октябрь 2016 - 10:10
    Дөрес сөйләшәбезме?
    -чы, -че кушымчасы нинди сүз ясый? «...Люба белән без уку алдынгыларының район слетында таныштык. Җиденче классны (кичерегез, сыйныф дия алмыйм, без укыган дәреслекләрдәге «сыйнфый дошманнар»ны хәтерләтә) тәмамлаган чак», - дип яза Камил Кәримов «Тургайлы болытлар» романында. Сыйныф сүзе бүген күбрәк рус мәктәп-ләрендә, анда да рус төркемнәрендәге татар теле дәресләрендә кулланыла....
    540
    0
    0
  • 21 октябрь 2016 - 10:08
    Энә дә бүләк, дөя дә...
    Әй, кызлар, килешәсезме, элегрәк бүләк алу кызык, ә бирүе тагын да рәхәтрәк иде бит, әйеме? Нигә алай дисезме? Бәтәч икән, шуны да белмисезме, әллә инде онытып та өлгердегезме? Бик кызыксынсагыз әйтәм алайса, тыңлагыз. Беренче очракта, бәлки үзеңә кирәкле берәр нәрсә бирерләр дип өметләнсәң, икенче очракта өйдәге артык әйбердән котыласың. Булмаса,...
    673
    0
    0
Реклама