Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Энә дә бүләк, дөя дә...

Әй, кызлар, килешәсезме, элегрәк бүләк алу кызык, ә бирүе тагын да рәхәтрәк иде бит, әйеме? Нигә алай дисезме? Бәтәч икән, шуны да белмисезме, әллә инде онытып та өлгердегезме? Бик кызыксынсагыз әйтәм алайса, тыңлагыз. Беренче очракта, бәлки үзеңә кирәкле берәр нәрсә бирерләр дип өметләнсәң, икенче очракта өйдәге артык әйбердән котыласың. Булмаса,...

Әй, кызлар, килешәсезме, элегрәк бүләк алу кызык, ә бирүе тагын да рәхәтрәк иде бит, әйеме? Нигә алай дисезме? Бәтәч икән, шуны да белмисезме, әллә инде онытып та өлгердегезме? Бик кызыксынсагыз әйтәм алайса, тыңлагыз.
Беренче очракта, бәлки үзеңә кирәкле берәр нәрсә бирерләр дип өметләнсәң, икенче очракта өйдәге артык әйбердән котыласың.
Булмаса, сәвит чоры чәчәк аткан чакларга кайтып килик. Һәр бәйрәм уңаеннан (календарьга язылганнары, туган көннәр, өй туе, мунча туе, Сабан туе - аларны саный китсәң!) чакырасың өй тутырып кунаклар! Алар берсе дә буш кул белән йөрми, һәрберсе култык астына гәҗиткә төреп ни дә булса кыстырып килә. Өстәлдә дә винегрет салаты, итле бәрәңге, аш һәм үзең мичтә пешер-гән пирог! Кыланган булып, 5-6 төрле салат ясап, кабат аларны әчегәнче ашау заманы түгел иде әле ул! Кунакларны өйләренә озатып бетергәч, бүләкләрне сүтеп, гәҗитләрен аерым җыясың. Чөнки әле реклама гәҗитләре юк, миңа үпкәләмәсеннәр, әйберләр гел «Социалистик Татарстан» яки «Татарстан яшьләре» газеталарына төрелә иде. Бу гәҗитләрне укымый ташлау юк, әбизәтелни укып чыгасың да, мич кабызырга дип кадерләп алып куясың. Кабат бүләк-ләрне ике сортка аерасың: үзеңә кирәклегә һәм «кемгә дә булса бирергә ярар әле»гә.
Нигә? Өйдә бер ваза бар икән, ни пычагыма сиңа тагын бүген кайсыдыр кунак алып килгән ваза?! Кәнишне, башкаларга бүләк итәргә, бәлки аларга ярап куяр... Яки нинди дә булса сувенир («стенка» дип аталучы зур шкафка тезә идек без яш чакта), хатын-кызлар эчке күлмәге, савыт-саба, хушбуй - искә дә төшеп бетми инде хәзер.
Кем алай булмады инде, гадәттәгечә бераз арттырасың, ди икән, аларда ничек булганын язсын. Бездә шулай иде. Бер хатын-кыз эчке күлмәге әле үземә кире әйләнеп кайтканы да булды.
Хәзер бераз кыенлашты шул. Кешене кунакка чакырсаң, ул сиңа бүләк сайлап мәтәшми. Конвертка акча сала да - эше бетте кодагый. Бернинди романтика, бүләк алу рәхәте юк! Яки берәр кибеттән купон ала, янәсе, үзеңә кирәкле әйберне үзең ал. Ул сине зурлагач, синең дә аннан калышасың килми инде. Соңгы тиеннәреңне җыеп булса да, уздырырга, баерак күренергә тырышасың.
Хәзер бит яңа өйләнешүчеләргә дә акча гына бирәләр. Яшь парлар беренче зөфаф кичен акча санап үткәрәләр, ди. Нишләсеннәр инде, беренче төннең серен күптән ачып, эшлисе эшләрен бетереп куйган булалар.
Әллә мин әйтәм, бүләк бирү гадәтен яңадан кайтарыйкмы? Кибетләрдә арзанлы, үтмәс товар калмас иде. Алдан әйтеп куям, мин сөлгеләр, урын-җир кирәк-яраклары, савыт-саба яратам.
Илһамия Гаффарова.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев