Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Диспансеризация үтүне кичектермәү хәерле

2013нче елдан республикада халыкка бушлай медицина тикшеренүе -диспансеризация үткәрелә башлады. Аның нигезендә 21 яшьтән алып, өч ел ара белән 99 яшькә кадәр булган кешеләр комплекслы медицина тикшеренүе үтәргә хокуклы.Диспансеризация үтү өчен гражданнар иң беренче чиратта үз участок табибларына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Быел 1995, 1992,1989, 1986,1983, 1980, 1977, 1974, 1971, 1968,...

2013нче елдан республикада халыкка бушлай медицина тикшеренүе -диспансеризация үткәрелә башлады. Аның нигезендә 21 яшьтән алып, өч ел ара белән 99 яшькә кадәр булган кешеләр комплекслы медицина тикшеренүе үтәргә хокуклы.Диспансеризация үтү өчен гражданнар иң беренче чиратта үз участок табибларына мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Быел 1995, 1992,1989, 1986,1983, 1980, 1977, 1974, 1971, 1968, 1965, 1962, 1959,1956, 1953, 1950, 1947, 1944, 1941, 1938, 1935,1932, 1929, 1926, 1923, 1920,1917нче елларда туган кешеләргә диспансеризация үтү каралган. Даими рәвештә медицина тикшеренүе үтү авыруларны, бигрәк тә бүгенге көндә актуаль булган йөрәк-кан тамырлары (инфаркт, инсульт, югары кан басымы); яман шеш авыруларын, шикәр диабеты; хроник үпкә hәм бронх авыруларын булдырмый калу яки беренчел стадиясендә тиешле дәвалау чараларын билгеләү өчен мөhим.
Шуны онытмыйк: һәркем сәламәтлеге өчен үзе җаваплы, саулыгыбыз үзебезнең кулларда.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев