Туган як

28 апрель 2016 яңалыклары

  • 28 апрель 2016 - 13:48
    Үтемле тәрбия чарасы
    Авылыбызда читтән әйләнеп кайткан Хисмәт бар иде. Ул үзен инвалид дип йөри, шуңа күрә колхоз эшенә чыкмый. Йорты һәм бакчасы тирәсен ике метр-лы койма белән әйләндереп алган, ишегалдында усал эте бар, шуңа күрә аңа беркем дә керә алмый. Халык аның инвалид булуына ышанмый, чөнки көнозын үз хуҗалыгында җир җимертеп эшләп...
  • 28 апрель 2016 - 13:37
    Бакчага – автобус белән
    «Туган як»та инде хәбәр ителгәнчә, бакча маршрутларында автобуслар йөри башлады. Бүген автобусларның хәрәкәт графигы һәм билет бәяләре турында мәгълүмат бирәбез. 105нче маршрут (Ильинка). Сишәмбе, җомга, шимбә, якшәм-бе көннәрендә йөри. Билет бәясе - 27 сум. 106нчы маршрут (Шишкин хутор). Сишәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе. 35 сум. 106д маршруты (Дмит-риевка). Сишәмбе, җомга, шимбә,...
  • 28 апрель 2016 - 13:34
    Олы көн белән!
    Кадерле, карендәшләр! Олы көн (Пасха) уңаеннан барыгызны да котлыйм. Язгы яңару вакытына туры килә торган Олы көн бәйрәме күңелләрегезне керәшеннәргә хас ихласлык, эчкерсезлек, киң күңеллелек һәм туганлык хисләре белән тутырсын. Табыннарыгызда, элгәреләрдән сакланып калган йолаларыбызга, гадәтләребезгә тугрылык билгесе буларак, манылган Олы көн күкәе, бәйрәм ризыгы урын алсын. Йорт-җирләрегез дә, күңелләрегез...
  • 28 апрель 2016 - 13:33
    Туганайлар, бәйрәмгә!
    6 майда кичке сәгать 5тә Халык иҗаты йортында, керәшен җәмгыяте, Олы көнгә һәм Түбән Каманың 50 еллыгына багышланган зур бәйрәм оештыра. «Туганайлар, килегез, сезгә бүген - түребез», дип аталган бу бәйрәм кичке сәгать 5тә фойеда җыр-бию, күкәй тәгәрәтү һ.б. уеннар белән башланып китә. Кичке 6да «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле...
  • 28 апрель 2016 - 13:32
    Керәшен чиркәвенә – Чәбия җирен!
    Түбән Кама шәһәре үзәгендә мәһабәт мәчет балкып утыра, «Нефтехимик» паркы янәшәсендәге алтын гөмбәзле матур чиркәү чаңы тирә-юньгә тарала. Болар өчен, без керәшеннәр дә сөенәбез. Утыз-кырык мең керәшен яши торган Түбән Камада керәшен чиркәве төзеләчәген ишетеп, җаннар шатланган иде. Аны төзү өчен җир биреләчәген хәбәр итеп тә шатландырдылар. Әмма бу мәсьәлә...
  • 28 апрель 2016 - 13:32
    «Асыл нәсел» ансамбле таныла
    IV республикакүләм «Нократ дулкыннары» фольклор конкурсында Валентина Тупаева җитәкли торган «Асыл нәсел» балалар ансамбле өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Казан, Түбән Кама, Балтач, Кукмара, Лаеш, Мамадыш Мөслим, Питрәч, Саба һ.б. төбәкләрдән катнашкан 70 ансамбль (217 укучы) арасында зур җиңү яулаган «Асыл нәсел»гә уңышлар гына юлдаш булсын.
  • 28 апрель 2016 - 13:30
    Олы көн (Пасха)
    Олы көн бәйрәме ел саен күчә барып, 40 апрель -8 май арасындагы көндә (һәрвакыт якшәмбедә) үткәрелә. Мәҗүсилек чорыннан ук килә торган Пасха - Гайсә коткаручының (Христос Аллабызның) яңадан тууы хөрмәтенә уздырыла торган зур бәйрәм. Халыкта Пасха төне һәм иртәнге гыйбадәт вакытына бәйле рәвештә, табигатьтән өстен көчләргә ышану яши. Әйтик, бу...
  • 28 апрель 2016 - 13:28
    Шәһәр, бурычыңны түлә!
    Шәһәр төзелгәнгә 50 ел булачак дип, шапырына-шапырына, бәйрәм көтәбез. Ә бит алган бурычны түләргә кирәк. Берәр кеше бурычын түләми икән, закон нигезендә катгый җавапка тарталар. Чәбия нигезен тартып алган Түбән Кама шәһәре безнең авыл каршындагы бурычын кайчан түләр? Түләүнең бик гадел һәм кешелек-ле ысулы бар, югыйсә. Әнә, шәһәргә үз нигезен...
  • 28 апрель 2016 - 12:48
    Тукайны онытмасак...
    «Г.Тукай кебек әдипләрнең иҗатлары кече яшьтән үк йөрәккә үтеп керә һәм кешене гомер буе якын юлдашы булып озатып бара. Тукай исеме татар культура тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән», дип язып чыккан безнең «Туган як»ның башлангычы булган «Ленин нурлары» газетасы 1966 елның 24 апрель санында. Шул 1966 елдан...
  • 28 апрель 2016 - 12:47
    «Чернобыльче»ләргә һәйкәл ачылды
    Чернобыль атом станциясендәге шартлауга 30 ел тулган 26 апрель көнне шәһәребездә бу авария һәм, шулай ук, радиациягә бәйле башка фаҗигаләр корбаннарына һәйкәл ачылды. Спорт урамындагы бу урында, һәйкәл төзелүен көтеп, истәлек ташы инде ун ел яткан иде. Һәм менә ул көн килде. Кара граниттан төзелгән ике метрлы обелискка куелган корыч...
Реклама