Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Керәшен чиркәвенә – Чәбия җирен!

Түбән Кама шәһәре үзәгендә мәһабәт мәчет балкып утыра, «Нефтехимик» паркы янәшәсендәге алтын гөмбәзле матур чиркәү чаңы тирә-юньгә тарала. Болар өчен, без керәшеннәр дә сөенәбез. Утыз-кырык мең керәшен яши торган Түбән Камада керәшен чиркәве төзеләчәген ишетеп, җаннар шатланган иде. Аны төзү өчен җир биреләчәген хәбәр итеп тә шатландырдылар. Әмма бу мәсьәлә...

Түбән Кама шәһәре үзәгендә мәһабәт мәчет балкып утыра, «Нефтехимик» паркы янәшәсендәге алтын гөмбәзле матур чиркәү чаңы тирә-юньгә тарала. Болар өчен, без керәшеннәр дә сөенәбез. Утыз-кырык мең керәшен яши торган Түбән Камада керәшен чиркәве төзеләчәген ишетеп, җаннар шатланган иде. Аны төзү өчен җир биреләчәген хәбәр итеп тә шатландырдылар. Әмма бу мәсьәлә һаман да хәл ителмәгән дип беләбез.
Чиркәүләргә келәү итәргә барганда, дини бәйрәмнәрдә һәм ашларда олы яшьтәге түтиләр, урта буын керәшеннәр бергәләп сөйләшәбез, киңәшләшәбез. Кем белән генә сөйләшә башласаң да, барысының да фикере бер: керәшен чиркәве Чәбия җирендә, төгәл итеп әйткәндә, Җиңү монументы каршында, юлның икенче ягындагы буш ята торган урында булырга тиеш! Чәбия һәм Актүбә халкының, чәчләренә чал йөгергән дәдәйләрнең, түтиләрнең һәм безнең буын теләге, үтенече бу.
Үз нигезен шәһәр төзе-лешенә корбан иткән Чәбия һәм Актүбә авыллары халкының керәшен чиркәве өчен үзләренең элекке җирләрен сорарга хакы бардыр. Һәм бу урынлы, гадел таләп.
Толерантлыкны сүздә, кәгазьдә генә калдырмыйча, конкрет эш белән раслау өчен менә дигән мөмкинлек бу җитәкчеләребезгә.
Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгын каршылаган бервакытта керәшеннәр үтенечен җиргә салып таптамаслар, без ышаныч күрсәтеп сайлаган Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та, муниципаль район җитәкчелеге дә, шулай ук, без хөрмәт белән карый торган татар, рус, чуаш, башкорт һ.б. милләт вәкилләре дә безне хуплар, дип өметләнәбез.
Түбән Кама шәһәре керәшен чиркәвен элекке Чәбия авылы җире булган ташландык, буш урында (Җиңү монументы каршында, юлның икенче ягында) төзергә рөхсәт бирүләрен сорап, үтенеч хаты-мөрәҗәгатькә имзалар җыю дәвам итә. Без керәшеннәр гомер буе языла һәм укый торган «Туган як» газетасы редакциясенә, «Карендәш» сәхифәсен әзерләүче Фирая Моратова янына барырга да була.
Чәбия һәм Актүбә халкы исеменнән,
Галина ПЯТИБРАТОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X