Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Үтемле тәрбия чарасы

Авылыбызда читтән әйләнеп кайткан Хисмәт бар иде. Ул үзен инвалид дип йөри, шуңа күрә колхоз эшенә чыкмый. Йорты һәм бакчасы тирәсен ике метр-лы койма белән әйләндереп алган, ишегалдында усал эте бар, шуңа күрә аңа беркем дә керә алмый. Халык аның инвалид булуына ышанмый, чөнки көнозын үз хуҗалыгында җир җимертеп эшләп...

Авылыбызда читтән әйләнеп кайткан Хисмәт бар иде. Ул үзен инвалид дип йөри, шуңа күрә колхоз эшенә чыкмый. Йорты һәм бакчасы тирәсен ике метр-лы койма белән әйләндереп алган, ишегалдында усал эте бар, шуңа күрә аңа беркем дә керә алмый.
Халык аның инвалид булуына ышанмый, чөнки көнозын үз хуҗалыгында җир җимертеп эшләп йөрүен күреп-ишетеп беләләр. Ә инде колхоз идарәсенә чакыртсалар, Ташбака кушаматлы Хисмәт, таякка таянып, анда «көч-хәл белән» барып, үзенең инвалид булуын аңлата да, өстерәлеп өенә кайта. Ә үз капкасыннан ишегалдына керү белән, «инвалид»лыгы каядыр юкка чыга...
Бервакыт, 1 Май бәйрәме килеп җиткәч, авыл халкы митингка җыела башлый. Анысыннан Хисмәт тә калмый, кызыл күлмәк белән кызыл ыштан киеп һәм, әлбәттә, таягына таянып, бәйрәм урынына килә.
Менә шунда көтелмәгән хәл килеп чыга. Авылның армиягә китәсе өч-дүрт егете колхозның Мирон кушаматлы үгезен мәйдан янына алып киләләр дә, бавын ычкындырып җибәрәләр. Кып-кызыл киемле Хисмәтне күреп, үгез туп-туры аңа таба чаба башлый. Ә Ташбака Хисмәт, таягын ташлап, үз йортына кадәрге араны чемпион тизлеге белән йөгереп уза һәм ике метрлы койма аша ишегалдына сикерә...
Икенче көнне колхоз идарәсендә җыелыш ясап, Хисмәтнең тәртибен тикшерәләр һәм җыелыш карарын җиткерәләр: я колхозга эшкә чыгасың, я тунеядство һәм ялган «инвалидлык» өчен төрмәгә җибәрәбез... Шуннан соң Хисмәт «сәламәтләнә» һәм үз хуҗалыгында гына түгел, колхозда да бик тырышып эшли башлый.
Фердинанд СИРАҖИЕВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев