27 октябрь 2015 яңалыклары
-
27 октябрь 2015 - 11:13Үлем белән качышлы уйныйларУзган 19-25 октябрь атнасында ГАИ хезмәткәрләре безнең Түбән Кама юлларында исерек хәлдә машина руленә утырырга базган 13 бәндәне каптырганнар, юлларда транспорт хуҗаларына матди зыян китергән 129 авария булган. Һәрвакыттагыча, машина йөртүчеләр, юлларда туктап, җәяүлеләрне уздырып мәшәкатьләнмиләр. Җәяүлеләр дә машиналарга һәм үз гомерләренә төкереп биреп, юлларда үлем белән качышлы уйнауларын дәвам...
-
27 октябрь 2015 - 11:09Мошенниклар тозагына эләгә яздымМошенникларның карт-карчыкларга шалтыратып, төрле ялган белән, аларның акчасын үзләштерүләре турында ишеткән дә, «Туган як»ка язмалар да әзерләгән бар иде инде. Кем уйлаган, андый елгыр бәндәләр үземне хәйлә җәтмәсенә эләктерергә җай эзләрләр дип. Узган атна җомгасында, ягъни 23 октябрьдә көндезге 11 сәгать 52 минутта кесә телефоныма шалтыраттылар. Номерына күз салып тормадым,...
-
27 октябрь 2015 - 10:54Разил Вәлиев кабул итәТатарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 30 октябрьдә үзенең 26 нчы Актүбә округындагы сайлаучыларын кабул итә. Сорауларыгыз һәм үтенечләрегез булса, аның янына шул көнне шәһәребезнең Студентлар урамындагы 9нчы йортка бара аласыз. Кабул итү сәгатьләре - иртәнге 9дан көндезге 11гә кадәр.