Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Үлем белән качышлы уйныйлар

Узган 19-25 октябрь атнасында ГАИ хезмәткәрләре безнең Түбән Кама юлларында исерек хәлдә машина руленә утырырга базган 13 бәндәне каптырганнар, юлларда транспорт хуҗаларына матди зыян китергән 129 авария булган. Һәрвакыттагыча, машина йөртүчеләр, юлларда туктап, җәяүлеләрне уздырып мәшәкатьләнмиләр. Җәяүлеләр дә машиналарга һәм үз гомерләренә төкереп биреп, юлларда үлем белән качышлы уйнауларын дәвам...

Узган 19-25 октябрь атнасында ГАИ хезмәткәрләре безнең Түбән Кама юлларында исерек хәлдә машина руленә утырырга базган 13 бәндәне каптырганнар, юлларда транспорт хуҗаларына матди зыян китергән 129 авария булган. Һәрвакыттагыча, машина йөртүчеләр, юлларда туктап, җәяүлеләрне уздырып мәшәкатьләнмиләр. Җәяүлеләр дә машиналарга һәм үз гомерләренә төкереп биреп, юлларда үлем белән качышлы уйнауларын дәвам итәләр.
19 октябрьдә кичке җиделәр тирәсендә Яшьлек урамындагы 24нче йорт каршында «Киа Спортейж» рулендәге 1975 елгы хатын-кыз олы юл аша җәяүлегә тиешле урында чыгучы 1997 елгы затташын уздырып мәшәкатьләнмәгән. Авария нәтиҗәсендә, уң як бите бик нык бәрелгән һәм баш мие селкенгән җәяүле дәваханәгә озатылган.
Шул ук кичтә шәһәр белән «Корабельная роща» арасындагы юлда «ВАЗ-212140» автомобилен йөртүче 1975 елгы исерек адәм, каршы як юлга чыгып, машинасы белән «Сузуки»га барып бәрелгән. Бу авария аркасында, «Сузуки»ның 1955 елгы йөртүчесенә, уң тезе бик нык бәрелгәнлектән, шул фаҗига урынында ук медицина ярдәме күрсәтелгән. Ә ул машинада утырып барган пассажирның күкрәк читлеге имгәнгән, сул кул бармагы сынган, шунлыктан, аны дәваханәгә салганнар.
Ул кичне Южная урамы ягыннан Сүбәләк юлына баручы 1984 елгы берәү, үзенең «ВАЗ-111740» («Калина») машинасында акны-караны абайламыйча җилдергәндә, алдагы транспортны узып китмәкче булып, каршы як юлга чыккан һәм «ПАЗ» автобусы белән бәрелешкән. Авариягә очраган чакта, бәхеттән, автобус-та бары тик бер генә пассажир булган. Җиңел машина рулендәге, яңгырны да, асфальт юлының юешләнеп беткәнен дә исәпкә алмыйча ашыгучы бәндә, башы җәрәхәтләнеп, дәваханәгә озатылган.
20 октябрь кичендә Химиклар урамындагы 39нчы йорт каршында «ВАЗ-21093» рулендәге 1981 елгы адәм, юл аша үзенә тиешле урында чыгып килүче 1943 елгы җәяүлене уздырып, ваксынып тормаган, бәрдергән. Сул як тезе, башы бәрелгән җәяүлене дәваханәгә китергәннәр.
21 октябрь иртәсендә Ширәмәт авылыннан Югары Уратмага барганда, «ВАЗ-211440» рулендәге 1983 елгы кызның, тизлекне арттыруы аркасында, машинасы юл читенә капланган. Муенын авырттырган кызга медицина ярдәме күрсәтелгән.
23 октябрьдә Трудовой белән Болгар авылы арасындагы юлда, «Тойота Аурис» рулендәге 1984 елгы адәмнең дә үз иминлеген тәэмин итәрдәй тизлекне сакламавы сәбәпле, автомобиле юл читендә туктап торган «ГАЗ-53»кә барып бәрелгән. Сүз уңаеннан, «ГАЗ-53»нең 1961 елгы йөртүчесе, гәрчә автомобиленең техник яктан төзексезлеге аркасында туктаган булса да, юлда авария билгесен куярга оныткан, авария сигналын да тоташтырмаган. «Тойота Аурис»ка килгәндә, «ГАЗ-53» машинасын «сөзгәннән» соң, ул әле каршы юлдан килә торган «Камаз-55102»кә барып сыланган. Нәтиҗәдә, «Тойота Аурис» рулендәге бәндәнең башы җәрәхәтләнгән, аңа шул авария урынында ук медицина ярдәме күрсәтелгән.
23 октябрьдә төнге унберенче яртыда Төзүчеләр урамындагы 3нче йорт каршында «Хундай СантаФЭ» автомобилен йөртүче 1982 берәү тизлекне һәм алда бара торган автомобиль белән ике арада дистанцияне сакламаганлыктан, «ВАЗ-21140»ка барып бәрелгән. Берәүнең мәнсезлеге китереп чыгарган авариядә «ВАЗ-21140» машинасындагы 1995 һәм 1996 елгы пассажирларның һәм 1993 елгы йөртүченең башлары бәрелгән. Аларга шунда ук медицина ярдәме күрсәтелгән.
23 октябрь иртәсендә шәһәрнең Беренчеләр урамындагы 7нче бинасы каршында «РЕНО Логан» рулендәге 1964 елгы адәм юл аша җәяүлегә тиеш булмаган урында чыгучы 1930 елгы әбине таптаткан. Маңгае җәрәхәтләнгән, башы бик нык бәрелгән әби дәваханәгә озатылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев