Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Мошенниклар тозагына эләгә яздым

Мошенникларның карт-карчыкларга шалтыратып, төрле ялган белән, аларның акчасын үзләштерүләре турында ишеткән дә, «Туган як»ка язмалар да әзерләгән бар иде инде. Кем уйлаган, андый елгыр бәндәләр үземне хәйлә җәтмәсенә эләктерергә җай эзләрләр дип. Узган атна җомгасында, ягъни 23 октябрьдә көндезге 11 сәгать 52 минутта кесә телефоныма шалтыраттылар. Номерына күз салып тормадым,...

Мошенникларның карт-карчыкларга шалтыратып, төрле ялган белән, аларның акчасын үзләштерүләре турында ишеткән дә, «Туган як»ка язмалар да әзерләгән бар иде инде. Кем уйлаган, андый елгыр бәндәләр үземне хәйлә җәтмәсенә эләктерергә җай эзләрләр дип.
Узган атна җомгасында, ягъни 23 октябрьдә көндезге 11 сәгать 52 минутта кесә телефоныма шалтыраттылар. Номерына күз салып тормадым, тыңлый башладым. Бик тә итагатьле тавышлы ир-ат, исәнләшкәч, үзен «Татфондбанк»ның иминлек хезмәте хезмәткәре Дмитрий Сергеевич дип атады. Фирая Муфаздаловна, дип эндәшкәч, үтә дә зур игътибар белән тыңларга керештем моны.
Шалтырату сәбәбен ул гади генә аңлатты. Имеш, «Татфондбанк»ның пластик картасындагы акчамның 16 мең сумнан күбрәген Уфимцева Галина Николаевна «Билайн» номерына күчерергә җыена икән. Янәсе, әгәр дә иминлек хезмәтендәгеләр бу операцияне туктатып өлгермәсәләр, ун көн эчендә акчамнан колак кагачакмын, ә ул процессны туктату өчен, имеш, минем рөхсәт кирәк. Үзе белән килешкәч, ул миңа, үзләренең шалтыратуларын көтәргә һәм, шуннан соң, якындагы банкоматка барып, үз пластик карточкамның «пин-код»ын җыеп, калган сумманы тикшерергә кушты.
Мин үзебезнең эш урынына банкның өстәмә офисы якын булуын, банкоматка сугылып тормыйча, бер биш-ун минуттан шунда гына керәчәгемне әйттем. «Ни в коем случае» банкка бармаска тиешлегемне, ә банкоматка чыгарга кирәклеген басым ясап әйтсә дә, башта әле ул сүзләргә игътибар бирмәдем. Анысы соңыннан, бу сөйләшүне анализлый торгач кына башка килде.
Ә бит сөйләшү барышында, миңа ашыкмаска, үзен җентекләп тыңларга киңәш итүче итагатьле «хезмәткәр» бик тә сәер нәрсәләр белән кызыксынган икән: Уфимцева Галина Николаевна белән мин танышмы-түгелме (ашыгычлык белән, танышлар дип әйтеп ычкындырдым - кайсыдыр бер фирма агенты белән бутавым); ничә банкның пластик карточкасы барлыгы; пластик карточкада күпме акчам булуы; банкоматның якынмы-түгелме икәне һ.б.
Моңа кадәр дә минем карточкамнан акча алу очраклары булганын искәртүче әлеге «банк хезмәткәре»нә бу очракның, журналист буларак та мине кызыксындырганын, калганнарны кисәтү йөзеннән язма әзерләячәгемне дә әйттем әле...
Банкка бармаска дип кисәткән булса да, бардым. Башта әле, редакциягә сугылып, интернеттан «Татфондбанк»ның иминлек хезмәтендә Дмитрий Сергеевич дигән кешенең эшләү-эшләмәве хакындагы мәгълүматны эзләдем. Таптым, андый кеше бар икән. Интернетта казынучы теләсә кем таба ала икән, димәк, явыз ниятлеләр моны үз максатларында файдалана да алалар (монысы соңыннан гына туган фикер). Галина Николаевна Уфимцевалар 80нән дә ким булмады, аларын эзләп вакыт әрәм итмәдем.
Базар янәшәсендәге «Татфондбанк»ка кереп, кызларга хәлне аңлатып бирдем. Төш турысы булганлыктан, төп банкның иминлек хезмәтендәгеләр телефонны алмадылар. Шуннан соң, бу банктагы кызлар миңа үтенеч-мөрәҗәгать тутырырга булыштылар. Миңа шалтыратучының кесә телефонын 8-982-803-40-07 яза башлагач, алар аптырап калдылар. Берсенең абыйсы Себер ягыннан (Ханты-Мансийск тирәсе) булган, баштагы өч-дүрт сан шуныкына охшаш булып чыкты. Миңа шалтыратучының телефон номерын күпме җыйсак та, ул «занято» биреп торды...
«Татфондбанк»ның иминлек хезмәтеннән, чыннан да шалтыраттылар миңа. Югарыда язылган очрактан аермалы буларак, кесә телефоныннан түгел, ә стационар (!)
телефоннан шалтыраттылар. Шимбә көнне булды бу. Банкның иминлек хезмәтендәгеләр, беренчедән, мошенниклар тозагына эләкмичә, шунда ук банкка килеп дөрес эшләгәнемне; икенчедән, язмача үтенечемне тикшергәч, чыннан да, миңа мошенниклар шалтыратканы ачык-ланганын әйттеләр.
Шунысы сәер, миндә «Татфондбанк» карточкасы барлыгын, исем-фамилиямне, кесә телефоны номерын каян белгән алар? Мәгълүматлар банкына ничек һәм кем аша «ачкыч ярата» ул төр мошенниклар? Боларның барысы да сер итеп сакланырга тиешле нәрсәләр бит. Димәк, бу төр җинаятьчеләргә халыкка бәйле шәхси мәгълүматны җиткерүчеләр бар. Илебез күләмендә һәр аерым очракны өйрәнми һәм аларның барысы арасында да эзлекле бер бәйләнеш тапмый торып, моңа чик куеп булмаячак.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев