10 апрель 2015 яңалыклары
-
10 апрель 2015 - 06:14Бәйрәм белән!Кадерле карендәшләр, хөрмәтле түбәнкамалылар! Һәммәгезне керәшеннәрнең Олы көн (Пасха) бәйрәме уңаеннан чын ихластан котлыйм. Элгәреләрдән килгән йолаларыбызны, гадәтлә-ребезне үтәп, Олы көнне без елның-елында кичтән үк чиркәүләребезгә җыелып келәү итүдән, иртә таңнан камыр ризыгы әзерләүдән, йорт-җиребезгә тынычлык һәм муллык теләп керүче сабыйларны манылган күкәй һ.б. тәм-том биреп сөендерүдән башлыйбыз. Бу көнне...
-
10 апрель 2015 - 06:13Чиркәүгә келәү итәргә барсагыз...Олы көнгә (Пасха быел 12 апрельгә туры килә) каршы кичтә керәшен чиркәүләренә келәү итәргә баручылар өчен автобуслар йөриячәк. Олы Аты авылындагы керәшен чиркәвенә баручыларны автобус 11 апрельдә кичке сәгать 8дә шәһәр автовокзалыннан алып китә һәм 12 апрельдә иртәнге 5тә Аты чиркәве яныннан шәһәр ягына кузгала. Балчыклы чиркәвенә Олы көн келәвенә...
-
10 апрель 2015 - 06:11"Сүрәкә" концертка чакыра17 апрельдә кичке сәгать 6да Халык иҗаты йортында «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле Олы көнгә багышланган бәйрәм концерты куя. Аңа кадәр бер сәгать алдан - кичке 5тә Халык иҗаты йорты фойесында керәшен халкының борынгыдан килгән уеннары (шул исәптән, күкәй тәгәрәтү дә) һ.б. оештырыла. Концертта - сез яраткан җырлар, театраль-ләштерелгән тамаша,...
-
10 апрель 2015 - 05:48Теләк турындаХристосныкылар эшляренеҥ иҥ зурысы - теляк итеӱ. Уйын кöлкö белян уздырырга багыт табкач, теляк итярга багыт табмыйсыҥмыни? Теляк итясе килмягян кеше геня теляккя багыт табмый. Бер телякче ӓйтя: кулыҥда эшеҥ, ауызыҥда телягеҥ булсын, дей. Iисусъ Христосъ, Миннян башка бер эш тя кыла алмассыз, диб ӓйтеӱе белян, эштян элеке теляк итяргя...
-
10 апрель 2015 - 05:45Олы көнБу көн безгә нурлы көн, Җанда шатлык тулы көн. Бәйрәм көн бу - Олы көн. Христос терелеп торган!!! Әби-бабам белгән көн, Борынгыдан килгән көн, Җиргә иман иңгән көн. Христос терелеп торган!!! Көне дә кояшлырак, Аш-су бүген затлырак. Йөзләр бүген яктырак, Христос терелеп торган!!! Бу көн - безнең көткән көн, Безне...
-
10 апрель 2015 - 05:41Актүбә белән бәйле истәлекләрКүрше Тукай районының Борды авылындагы Нина Касакина өе. Өстәлдә - иман кенәгәләре, энциклопедияләр һәм саргайган фотолар... Узган гасыр урталарындагы фотоларда - Актүбә авылы кешеләре, мәктәп укучылары, укытучылары... 87 яшьлек Нина Яковлевнаның, аерым-аерым хатирәләр булып хәтеренә төшүче истәлекләрен бергәләп тыңлыйк әле. Актүбә ирләре оста биючеләр буларак аерылып тордылар. Шул исәптән, укучым...
-
10 апрель 2015 - 05:34Ярминкәләр чакыраБу шимбә һәм якшәмбе көннәрендә «Комета», «Бызов» базарларында, шулай ук, Южная урамындагы «Магнит» сәүдә үзәге янында авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, тиздән Южнаядагы «Магнит»ның бер өлешендә базар оештыру күздә тотыла. Анда крестьян-фермер хуҗалыклары үзләре җитештергән продукция белән сәүдә итә алачак.
-
10 апрель 2015 - 05:25Бер күрешеп өйләнешүБер күрүдә яратып буламы? Бу турыда бәхәсләрнең тынып торганы юк. Кемдер «әйе» дисә, кемдер «булмаганны» дип кырт кисә. Ә мин шундый гаиләне, бер күреп туй ясаган һәм инде 30 елга якын бик бәхетле яшәгән бер гаиләне беләм. Унҗидесе дә тулмаган Нурия классташларына ияреп, Казанга укырга китә. Моңарчы район үзәгеннән еракка...
-
10 апрель 2015 - 05:21Флерага сокланабыз«Күңелем бизәге» конкурсында, авылдашыбыз Флераны да күрәсебез килә. Түбән Уратма авылында, моннан 45 ел (1970 елда) элек, көн белән төн тигезләшкән 21 мартта Флера исемле сабый дөньяга килә. Язмыш аның үзенә дә, әнисенә дә сынауны өеп бирә: кызчык аяклары белән җиргә басып йөри дә, яшьтәшләре кебек уйный да, җырлый һәм...
-
10 апрель 2015 - 05:19Чәчәк вазасы бәйлимМинзәлә шәһәре кызы мин. Сугыштан контузия алып кайткан әтием Иван 1954 елда ук вафат булды. Гаиләдә дүрт бала үстек. Унбер классны тәмамлагач, Бөгелмә шәһәрендәге техникумда белем алдым. 1976 елдан бирле Түбән Камада яшим. Кечкенә чагымда ук курчакларга матур-матур күлмәкләр тегә идем. Үземнең балалар тугач, аларга да кофталар, итәкләр, күлмәкләр, калфаклар,...
-
10 апрель 2015 - 05:16Күлмәген дә, башкасын даБез гаиләдә өч малай, өч кыз үстек. Сугыштан соңгы авыр еллар иде. Ул вакытта, хәзерге кебек, кибетләрдә ни теләсәң шул тулып ятмады. Әткәйләр көне буе эштә, яңгырлы-буранлы көннәрдә генә өйдә булалар иде. Малайлар әткәй янында йорт кирәк-ярагы, сыерчык оялары ясыйлар. Әткәй авыл халкына самовар, чиләкләр төзәтеп бирә, сүстән җеп ясап...