Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Бер күрешеп өйләнешү

Бер күрүдә яратып буламы? Бу турыда бәхәсләрнең тынып торганы юк. Кемдер «әйе» дисә, кемдер «булмаганны» дип кырт кисә. Ә мин шундый гаиләне, бер күреп туй ясаган һәм инде 30 елга якын бик бәхетле яшәгән бер гаиләне беләм. Унҗидесе дә тулмаган Нурия классташларына ияреп, Казанга укырга китә. Моңарчы район үзәгеннән еракка...

Бер күрүдә яратып буламы? Бу турыда бәхәсләрнең тынып торганы юк. Кемдер «әйе» дисә, кемдер «булмаганны» дип кырт кисә.
Ә мин шундый гаиләне, бер күреп туй ясаган һәм инде 30 елга якын бик бәхетле яшәгән бер гаиләне беләм. Унҗидесе дә тулмаган Нурия классташларына ияреп, Казанга укырга китә. Моңарчы район үзәгеннән еракка киткәне булмаган кыз ике дә уйламый башкалага юл ала. Кемнәрдер имтихан бирә алмый, елап кире туган авылына кайтып киткәндә, ул имтиханнарны уңышлы гына биреп, студент булып куя. Тик ни сәбәпледер, сайлаган һөнәренә һич күңеле ятмый кызның. Һәр иртәдән укырга барганда, «Бүген генә барам да, авылга кайтып китәм» дип кабатлый.
Буе да кечкенә, үзе дә юаш булган кызны әниләре тулай торакка кертергә куркып, туган тиешле кешеләренә урнаштыралар. «Кайтам-кайтам» дип яши торгач, техникумда укуның бер елы үтеп тә китә.
Җәйнең иң матур көннәренең берсендә уздырыла торган Сабантуйлар якынлашкан мәлдә укудан кайтса, үзләрендә таныш түгел бер егет күреп, аптырап китсә дә, сер бирми. Туган апасы аны да өстәл янына чакырып, егет белән таныштыра. Аны-моны уйламаган Нурия егет белән шәһәр урамнарын әйләнеп керә, якыннанрак таныша. Егет Рамил исемле булып, Казанның бер югары уку йортын тәмамлап, бүген-иртәгә диплом аласы ачыклана. Ул кызны үзенең туган авылында узачак Сабантуйны тамаша кылырга чакыра. Сөйләшә торгач, Нуриянең бу авылда чыбык очы туганы яшәгәне ачыклана. Квартир хуҗалары да бик кыс-тагач, үзенең дә ул авылдагы туганнарында бер дә булмаганын исәпкә алып, кыз ризалаша.
Егет авылга кайтышлый башта почтага кереп чыга, аннан ни сәбәпледер алтын сатучы кибеткә дә тиз генә сугылып чыга. Ә авылга кайткач, кызны туган тиешле кешеләргә түгел, Рамил үз йортларына алып кайта. Баксаң, Рамилнең бүген туй көне икән, тик ни сәбәпледер кыз киреләнеп тәртәгә типкән. Ә кунаклар чакырулы, алар арасында дөнья читеннән диярлек - Сахалиннан да кайтучылар бар. Нурия бүген кич, теге кыз урынына кәләш булып, ак күлмәк киеп утырырга тиеш икән. Егет кызны ошатуын, әгәр риза булса беркайчан да рәнҗетмәячәген әйтә дә, ишегалдына чыгып китә. Булачак каенана елый, каената дәшми генә ишекле-түрле йөреп тора.
Нурия ни эшләргә дә белми, бердән, акыллы гына күренгән Рамил кызганыч, килгән кунаклар алдында көлкегә калачак, икенчедән бер күргән кешегә кияүгә чыгу шикләндерә.
«Тәвәккәл таш йоткан» ди бит. Нурия дә риза була, тик бүген туйда утырса да, кияү йортында кунмый, иртәгә әти-әнисен чакыртып никах укытканнан соң гына, Рамилнең хатыны булачагын шарт итеп куя. Ә Рамил, күңеленнән генә кызның риза булачагына өметләнеп кызның әти-әнисенә телеграмма сугып, кибеттән алтын балдаклар да алып куярга өлгергән.
Туй гөрләп уза, егетнең туганнары шат, ә кызның күңелендә дөрләп янган ут. Көчкә таң аттырып, әти-әнисен көтә. Аларга ни дип җавап бирергә? Әнисе килеп керүгә елый башлый. Ник дисәң дә әле кызга унсигез дә тулмаган. «Әллә алдандыңмы» дип тә карый.
Туйлар узып ай ярым вакыт үтүгә Рамилне Пермь якларына эшкә җибәрәләр. Нурия дә иреннән калмый. Гаиләсе, туачак сабые хакына укуын ташлый. Бәхетенә, Рамил чыннан да яхшы ир, үрнәк ата була. Ул акча таба белсә, акыллы хатын аны юкка-барга әрәм итмичә тота белә. Икенче балага авырлы булганда туганнарга якынрак булу нияте белән Түбән Камага күчеп кайталар. Әкренләп үз куышларын булдыралар, эш сөючән Рамил гади эшчедән җитәкчегә кадәр күтәрелә, Нурия дә тик ятмый, шәһәрдәге оешмаларның берсенә эшкә урнаша.
Менә шулай башланган гаилә тормышы Нурияне бәхетле итте. Баһадирдай ике ул табып үстерде ул. Бүгенге көндә алар «әти», «әни» дип өзелеп торалар.Дөрес, тормышта гел күзгә-күз карап яшәп булмый. Артык баллы нәрсә тиз туйдыра, ара-тирә ачысы да, тозлысы да кирәк. Тик һәр нәрсәнең чамасы булсын. «Берең күтәрелеп бәрелгәндә икенчең авызына су каба белсен» дип көлә ул гаилә бәхете турында сорашканда.
Ире Рамил белән бергә гомер кичерүләренең озак-ламый 30 еллыгы. Яраткан ире өйләнешүләренә шул кадәр вакыт узса да, ел саен үзенчәлекле бүләк биреп кадерле хатынын сөендерә белә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев