Кадерле карендәшләр, хөрмәтле түбәнкамалылар!
Һәммәгезне керәшеннәрнең Олы көн (Пасха) бәйрәме уңаеннан чын ихластан котлыйм.
Элгәреләрдән килгән йолаларыбызны, гадәтлә-ребезне үтәп, Олы көнне без елның-елында кичтән үк чиркәүләребезгә җыелып келәү итүдән, иртә таңнан камыр ризыгы әзерләүдән, йорт-җиребезгә тынычлык һәм  муллык теләп керүче сабыйларны  манылган күкәй һ.б. тәм-том биреп сөендерүдән башлыйбыз.  Бу көнне...
            
            
                        
                Кадерле карендәшләр, хөрмәтле түбәнкамалылар!
Һәммәгезне керәшеннәрнең Олы көн (Пасха) бәйрәме уңаеннан чын ихластан котлыйм.
Элгәреләрдән килгән йолаларыбызны, гадәтлә-ребезне үтәп, Олы көнне без елның-елында кичтән үк чиркәүләребезгә җыелып келәү итүдән, иртә таңнан камыр ризыгы әзерләүдән, йорт-җиребезгә тынычлык һәм  муллык теләп керүче сабыйларны  манылган күкәй һ.б. тәм-том биреп сөендерүдән башлыйбыз.  Бу көнне бер генә кеше дә    бәйрәм сыеннан авыз итмичә, уртак шатлыкны тоймыйча  калмый. Элек-электән, Олы көн  барлык кешеләрнең дә уртак бәйрәме -  туганлык һәм  татулык чагылышы булган. 
   Безнең керәшеннәр - үз самимилекләре, кунакчыллыклары һәм киң күңеллелекләре белән тирә-яктагыларга үрнәк булып яшәгәннәр һәм бу хәзерге көндә дә шулай.
Олы көн уңаеннан тәбрик итеп, барыгызга да сәламәтлек, җан тынычлыгы,  ил-көн иминлеге, бәхет телим.
  Тамара БАҺАВЕТДИНОВА,
   Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте рәисе.
             
                                       
                    "Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
                 
            
            
Нет комментариев