Туган як

1 март 2013 яңалыклары

  • 1 март 2013 - 12:21
    Чәбияләре мәңгегә җуелса да...
    Әллә үз туган авылым да җир йөзеннән юкка чыккангамы, Чәбия белән Актүбәнең үкенечле язмышы йөрәгемне телеп-телеп ала. Шуңа да анда яшәгән кешеләрне очратсам, узганнарда гына калган авыллары хакында сораша башлыйм. Бу юлы да чәбиялеләр белән очрашкач, алар сөйли, ә минем күз алдымда, гүя Г хәрефен хәтерләтүче озын урам пәйда була....
    1569
    0
    0
  • 1 март 2013 - 12:12
    Яңа җитәкче сайланды
    Айдар Гәрәев Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды. Мәгълүм булганча, аңа кадәр шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе булган Радик Вафин, шәһәр урамнарын кардан чистартуны тиешенчә оештыра алмаганы өчен, шушы ел башында эшеннән азат ителгән иде. 27 февральдә шәһәр советы депутатлары үзләренең сессиясендә бу вазифага Айдар Гәрәевне сайладылар. Айдар Фердинант...
    1687
    0
    0
  • 1 март 2013 - 12:05
    Безнең фермерлар медаль алган
    Узган атнада Мәскәүдә Россия фермерларының XXIV съезды булды. Крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе (АККОР) үткәргән бу чарада, илнең 70 төбәгеннән килгән 700ләп делегат арасында, Татарстаннан да 11 кеше катнашкан. Аларның икесе - Түбән Кама районы фермерлары Владимир Аппаков һәм Илнур Зәйнуллин. Съезда Бөтендөнья сәүдә оешмасына (ВТО) керү шартларында...
    2674
    0
    0
  • 1 март 2013 - 11:47
    Биш мәктәп ремонтланачак
    Быел Түбән Камада , мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау программасы кысаларында, төзелүләренә 30 елдан артык вакыт узган биш мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Фәретдинов әйтүенчә, ул мәктәпләрнең фасадларына, түбәләренә, керү өлешләренә, санузелга, эчке инженерлык комуникацияләренә ремонт ясау, тәрәзәләрен һәм эчке ишекләрен...
    1717
    0
    0
Реклама