Туган як

Чәбияләре мәңгегә җуелса да...

Әллә үз туган авылым да җир йөзеннән юкка чыккангамы, Чәбия белән Актүбәнең үкенечле язмышы йөрәгемне телеп-телеп ала. Шуңа да анда яшәгән кешеләрне очратсам, узганнарда гына калган авыллары хакында сораша башлыйм. Бу юлы да чәбиялеләр белән очрашкач, алар сөйли, ә минем күз алдымда, гүя Г хәрефен хәтерләтүче озын урам пәйда була....

Әллә үз туган авылым да җир йөзеннән юкка чыккангамы, Чәбия белән Актүбәнең үкенечле язмышы йөрәгемне телеп-телеп ала. Шуңа да анда яшәгән кешеләрне очратсам, узганнарда гына калган авыллары хакында сораша башлыйм.
Бу юлы да чәбиялеләр белән очрашкач, алар сөйли, ә минем күз алдымда, гүя Г хәрефен хәтерләтүче озын урам пәйда була. Урам буйлап, ике яклап таллар җилдә чайкалып утыра. Әллә кешеләре нечкә күңелле хисчәнрәк булдымы икән, түбән очта таллар - һәр өй турысында... Сиксәнгә якын йорт. Тручынга туры китереп, чәбиялеләр элгәре көрәш бәйрәме (ул чагында әле Сабантуй дип йөртмәгәннәр) уздырганнар. Башта әле яулык, сөлге җыйганнар. Яшь кызлар - кулъяулык, тәмәке янчыгы ә яшь киленнәр сөлге әзерләгәннәр. Әлбәттә, алар янып торган ал, җете кызыл һ.б. төсләр белән чигелгән булган...
Җәйге тын кичләрдә авыл урамын иңләп, кызлар - өчәр-дүртәр, ә егетләр бер рәт булып, гармуннар белән җырлап йөргәннәр. Кызларның аякларында - кардай ап-ак йон оекбашлар, ялтыр кара кәлүшләр... Җырлары, мәсәлән, болайрак булган:
"Гармунчының кулларында
Пыяла кашлы йөзек.
Агымсуларга аксаң да,
Кереп алырмын йөзеп".
Ялгышам түгелме? Ул җырны гармунчы Матвейга карап, авылның иң сылу кызы Ольга гына җырлый торган булган ич. Әнә хәзер дә иренең иңнәренә кулын салып, шул җырны суза. Илле ел бергә яшәп, бер-берсеннән туеп, эт белән мәчедәй көн итүчеләрдән түгел инде болар. Бәләкәйдән үк бер авылда, бер-берсен белеп үскән, бер-берсенә насыйп бәхетле парлардан...
Җиде яшьлек Матвей озын тәнәфестә өйләренә кайткач, эшләргә кеше юк дип, әнисе ул елны аны мәктәпкә башкача җибәрми. Шунлыктан яшьтәше Ольгалардан бер класс түбән укый. Унөч яшендә әнисеннән ятим калган малайны үги аналары да аркасыннан сөеп кенә тормаганнардыр. Бәләкәйдән үк эшләп үскән кешеләргә хас булган тырышлык аның канына сеңгән. Аз сүзле хатыны: "Бакчабыз күл буенда гына. Матвей җәй буе шуннан кайтмый ята. Бакчада үзе генә эшләргә ярата. Бәрәңгесен дә, помидор-кыярын да карый", дип әйтеп куйды. ""Үзең белеп эшләгәч, кеше катнашканны бер дә яратмыйсың, бәлки әле ул сиңа караганда да яхшырак эшлидер дә, нишлисең, гадәт", дип җөпләде гаилә башы аның сүзен.
Алар сөйли, ә мин ярты гасыр элгәре бу икәүнең гаилә коруларын күз алдына китермәкче булам. Егетнең әти-әнисе, туганнары белән кыз йортына барулары, йола буенча сөйләшү-килешенүләр... Төнге уникедә урам буйлап гармун уйнатып, җырлый-җырлый киленне алып кайтулары. Авылда инде әллә кайчан барысы да белеп тора Федорлар Матвееның югары оч Семен Ольгасын бием йортына төшерүен. Чорына күрә, туй алдыннан кызның бирнәсе дә килә: тәрәзәдә - үзе бәйләгән ап-ак челтәрләр, ак пәрдәләр, пар мендәр, юрган, чигүле сөлгеләр, ашъяулык һ.б.
Өч еллап төп йортта яшәгәннән соң, бу яшь пар шәһәр төзелешенә килүчеләр тирәсенә, будкага күчә. Аны Актүбәдәге будка ясаучы кардәш тиеш кешедән арзанга гына сатып алып, үз авыллары урамы башына (Спортивная урамындагы элекке 10нчы кибет каршындарак) китереп куялар. Будканың өйалдысын һәм, шулай ук, янына сарай да сала Матвей. Ул чагында Чәбия тирәләре, елга ярлары будкалар белән тулы була. Тактадан ясалган ике бүлмәле шул будкада кызлары Пелагея белән уллары Юра дөньяга килә. "Кышкы суыкларда юрганнар стенага ябышып, бозланып ката иде. Яшьлек белән, бер авырлык та сизелмәгән, - дип искә төшереп утырды хуҗабикә. - Сыер да асрадык, башкасын да. Әле бит эшкә "Красный Ключ" фабрикасына җәяү йөрдек. Биш чакрым араны. Үземнең мамалар өе безнең будкадан өч йорт аша гына иде. Балаларны шул Үнчия әбиләре карады инде. Ничек өлгергәндер ул, үзләрендә дә алты бала иде бит".
Үзләренә Красный Ключтагы Стахеевлар йортыннан ике бүлмә биргәч, 1969 елда шунда күченәләр. Будкаларын Николай Даниловлар гаиләсе сатып ала... Стахеевларның биек түшәмле агач йортында барлыгы алты гаилә яши. Йортның подвалы җимерек булганлыктан, янәшәдә баз казыйлар. Биредә дә Матвей сарай салып, мал-туар асрыйлар. Җиде еллап шунда торганнан соң, аларга поселокның үзеннән ике бүлмәле квартир бирәләр. Ольга - 40 ел, ире 42 ел кошчылык фабрикасында эшләп, лаеклы ялга чыгалар...
Әле хәзер дә Олы көннәрдә, Тручыннарда элекке Чәбия кешеләреннән ике кодагый - Ольга белән Аннаның яшькә үзләреннән кечерәк булган авылдашлары Зинаиданы да алып, Матвейның гармунына кушылып җырлый-җырлый, урам әйләнүләрен әйтми калдырсам, язмам тулы булмас төсле. Моны гаеп итүчеләр дә табыладыр. Ә мин бәләкәй чактан бергә уйнап үскән, татулык һәм туганлыкта башкаларга өлге булырлык бу ике кодагыйның үз туган авыллары йоласын кадерләүләренә сокланам. Балалары һәм оныклары да, бәлки, яшьлекләре белән аңлап җиткерә алмыйдыр. Үз туган нигезеннән кубарылганнар, аны мәңгегә җуйганнар хәлен үз ишләре генә тоемлый шул...
Чәбияләргә үз авылларының бетерелүе ул кадәр үк авыр булмас иде, әгәр дә анда биек-биек шәһәр йортлары төзелсә. Юк бит, алар авылы урыны ташландык хәлдә - анда бары тик гаражлар да, Җиңү монументы турысында олы юл ягы таш койма белән әйләндереп алынган алабута басуы гына. Чәбиялеләрнең җанына төкерү түгелме бу?...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: