Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Безнең фермерлар медаль алган

Узган атнада Мәскәүдә Россия фермерларының XXIV съезды булды. Крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе (АККОР) үткәргән бу чарада, илнең 70 төбәгеннән килгән 700ләп делегат арасында, Татарстаннан да 11 кеше катнашкан. Аларның икесе - Түбән Кама районы фермерлары Владимир Аппаков һәм Илнур Зәйнуллин. Съезда Бөтендөнья сәүдә оешмасына (ВТО) керү шартларында...

Узган атнада Мәскәүдә Россия фермерларының XXIV съезды булды. Крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе (АККОР) үткәргән бу чарада, илнең 70 төбәгеннән килгән 700ләп делегат арасында, Татарстаннан да 11 кеше катнашкан. Аларның икесе - Түбән Кама районы фермерлары Владимир Аппаков һәм Илнур Зәйнуллин.
Съезда Бөтендөнья сәүдә оешмасына (ВТО) керү шартларында илебездә аграр сәясәт мәсьәләләре, илдә фермерлык хәрәкәтенең бүгенге торышы һәм аны үстерү мәсьәләләре каралган. Аеруча, авыл хуҗалыгын үстерү буенча 2020 елга кадәр исәпләнгән дәүләт программасын тормышка ашыру барышына, крестьян хуҗалыкларына хөкүмәт ярдәме күрсәтүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә игътибар бирелгән. Көн тәртибендә, шулай ук, авылларда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә ярдәм, шәхси фермаларга кредитлар бирү проблемаларын хәл итү һәм андый хуҗалыкларга лизинг буенча техника, кирәкле җиһазлар алу мәсьәләләре дә күтәрелгән.
Безнең фермерлар съезд эшендә актив катнашып кына калмадылар, үз хезмәтләренә күрә бүләкләр дә алып кайттылар. Беренчедән, фермерлык хәрәкәтен үстерү буенча уңышлары өчен татарстанлыларга АККОР флагын тапшырганнар. Икенчедән, Татарстаннан дүрт кеше төрле дәрәҗәдәге шәхси бүләкләргә лаек булган. Шуларның икесенә - якташларыбыз Владимир Аппаковка "Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән хезмәтләре өчен" дигән Т.С.Мальцев исемендәге медаль, ә Илнур Зәйнуллинга "Атказанган фермер" медале биргәннәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев