Туган як

24 апрель 2012 яңалыклары

  • 24 апрель 2012 - 06:55
    «Кызыл әтәч» куа килә
    Яз җитү белән янгыннар саны арта - нигездә, коры үлән яна. Өстәвенә, бакчаларында кайнашучылар, чүп яндырабыз, шашлык пешерәбез дип, еш кына янгын чыгуга сәбәпче була. Аннары, көннәр бераз җылыттымы, безнең халык табигать кочагына ашкына, янәсе, саф һавада ял итә. Әмма мондый «ял итү»ләрнең күбесе аянычлы тәмамлана. Янгын чыгармаган очракта да,...
  • 24 апрель 2012 - 06:47
    Бакча сезоны башлана
    29 апрельдән бакчаларга автобуслар йөри башлаячак. Алар атнага биш мәртәбә, 1 октябрьгә кадәр йөриячәк. Бу хакта Советлар йортында, бакча сезоны башлануга багышланган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Льготага ия булган кешеләр һәм пенсионерлар, узган елдагыча, бакчаларына атнасына ике тапкыр автобуста бушлай йөриячәк. Ә калган көннәрдә исә юл хакын түләргә туры киләчәк. Быелгы...
  • 24 апрель 2012 - 06:41
    Чәчүгә чыктылар
    Көннәр җылыту белән, туфрак өлгерүгә карап, хуҗалыклар язгы чәчүгә чыкты. Беренчеләрдән булып «Нефтехимагропром» арпа чәчүгә кереште. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән кичә алынган мәгълүматлар буенча, «Нефтехимагропром» - 700 гектарда, «Прикамский» 150 гектарда арпа чәчкәннәр. «Бәхетле-Агро», «Химокам-Агро» һәм крестьян-фермер хуҗалыклары да сабан культураларын чәчүгә ныклап керештеләр. Район буенча гомуми 34000...
  • 24 апрель 2012 - 06:32
    «Туган як»ка 22 яшь тула
    1990 елның 26 апрелендә Түбән Камада мөстәкыйль татар газетасының беренче саны чыккан иде. «Туган як»ның Г.Тукай туган көндә дөньяга килүе тирән мәгънәгә ия. Газета татар халкының милли горурлыгын уятуны, онытылып бара торган туган телен, милли мәдәниятын, мәгарифен, гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итүне үзенең төп кыйбласы итеп алды. Бүген...
  • 24 апрель 2012 - 06:27
    Ялганчыларга ышанмагыз
    Торак йорт подъездларындагы баскыч асларына һәм баскыч мәйданчыкларына рөхсәтсез кладовкалар төзү тыелган булуга карамастан, шәһәребездә кемнәрдер, йортта яшәүчеләргә кладовкалар төзеп биреп, акча эшлиләр. Алар шул хезмәтләре өчен 10-15 мең сум акча «каералар» икән. «Янгынга каршы күзәтчелек инспекциясе белән килешенгән, без төзеп биргән кладовкаларга штраф салмаячаклар», - дип ялганлаган әлеге «алдартаз»лар...
  • 24 апрель 2012 - 06:21
    8нче мәктәптә бер генә татар классы да юк...
    Шәһәребездәге 1нче балалар бакчасында 220 татар баласы тәрбияләнә. Аларның һәрберсенә сок-ланып карап йөрдем. Сок-ланмаслык та түгел шул. Чөнки һәрберсе матур итеп татарча сөйләшә, шигырь сөйли һәм җырлый белә. Сере гади генә: бакча житәкчесе Рузинә Харисова, күпчелеге югары белемгә ия булган һәм татар телен камил белүче сәләтле тәрбиячеләр туплаган. Үзем күрергә...
  • 24 апрель 2012 - 06:04
    Акчаны ничек җиткерергә?
    Байлыкның беркайда да эшләмичә күпме вакыт яши алуыңнан чыгып билгеләнүе хакында әле беренче ишетүем. Гомер буе бер айның хезмәт хакыннан икенчесенә кадәр акча җиткерергә тырышып яшәүче кешеләр рәтенә керәм мин үзем. Аң-фикер сөрешемне базарга чыгып сәүдә итәрлек якка үзгәртә алмадым. Нинди дә булса зуррак суммадагы әйберне тотып кына алырлык мөмкинлеге...
Реклама