Туган як

8нче мәктәптә бер генә татар классы да юк...

Шәһәребездәге 1нче балалар бакчасында 220 татар баласы тәрбияләнә. Аларның һәрберсенә сок-ланып карап йөрдем. Сок-ланмаслык та түгел шул. Чөнки һәрберсе матур итеп татарча сөйләшә, шигырь сөйли һәм җырлый белә. Сере гади генә: бакча житәкчесе Рузинә Харисова, күпчелеге югары белемгә ия булган һәм татар телен камил белүче сәләтле тәрбиячеләр туплаган. Үзем күрергә...

Шәһәребездәге 1нче балалар бакчасында 220 татар баласы тәрбияләнә. Аларның һәрберсенә сок-ланып карап йөрдем. Сок-ланмаслык та түгел шул. Чөнки һәрберсе матур итеп татарча сөйләшә, шигырь сөйли һәм җырлый белә. Сере гади генә: бакча житәкчесе Рузинә Харисова, күпчелеге югары белемгә ия булган һәм татар телен камил белүче сәләтле тәрбиячеләр туплаган.
Үзем күрергә туры килгән кичәдә тәрбиячеләр балалар белән нинди генә уеннар уйнамадылар! Патриотик темага шигырь сөйләү, җырлаудан башка, төрле мавыктыргыч спорт ярышлары үткәрелде. Бу уеннарга балаларның әти-әниләре дә катнашкач, тәрбияви яктан файдасы да зур булды.
Шул ук вакытта, аксакаллар шурасы рәисе урынбасары буларак, миңа ата-аналар үтенечләрен дә җиткерделәр. Бу микрорайонда хәлиткеч бер мәсьәлә бар икән. Балалар алты ел дәвамында бу бакчада саф татар телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәнеп чыгалар. Якын-тирәдә бердәнбер 8нче мәктәп бар, ләкин анда татар класслары да һәм, хәтта, татар төркемнәре дә юк. Шунлыктан, балалар бары тик рус телендә генә укырга мәҗбүр.
Иң кызганычы шул, әлеге мәктәпнең башлангыч класс-ларына бу бакчадан килгән балалар, башкалар белән чагыштырганда, укуга «йомшаграк» дигән фикер бар. Ул шулай булырга тиеш тә бит инде. Кече яшьтән татарча сөйләш тә, кисәк кенә үзең өчен аңлаешсыз булган рус теленә күч. Рус яки чуваш, яисә башка милләт баласын да укыту бары тик татар телендә генә алып барыла торган класска кертеп утыртсаң да шундый ук хәл булыр иде. Ата-аналар әйтүенчә, башка мик-рорайоннардагы татар класслары яки төркемнәре булган мәктәпләргә балаларны йөртү авырга туры килә. Беренчедән әле, урын юк дигән сылтау белән, бу балаларны алмыйлар; икенчедән, теге яки бу мәктәп җитәкчелеге ризалашкан очракта да, ул мәктәпләргә йөрергә бик ерак.
Түбән Кама мәгариф идарәсе җитәкчелеге һәм 8нче мәктәп директоры Анатолий Сергеев башлангыч классларда гына булса да татар төркемнәре ачу мөмкинлеге табарлар, дип ышанабыз. Әлбәттә, моның өчен теләк һәм үз туган телеңә ихтирамлы мөнәсәбәт кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: