Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ялганчыларга ышанмагыз

Торак йорт подъездларындагы баскыч асларына һәм баскыч мәйданчыкларына рөхсәтсез кладовкалар төзү тыелган булуга карамастан, шәһәребездә кемнәрдер, йортта яшәүчеләргә кладовкалар төзеп биреп, акча эшлиләр. Алар шул хезмәтләре өчен 10-15 мең сум акча «каералар» икән. «Янгынга каршы күзәтчелек инспекциясе белән килешенгән, без төзеп биргән кладовкаларга штраф салмаячаклар», - дип ялганлаган әлеге «алдартаз»лар...

Торак йорт подъездларындагы баскыч асларына һәм баскыч мәйданчыкларына рөхсәтсез кладовкалар төзү тыелган булуга карамастан, шәһәребездә кемнәрдер, йортта яшәүчеләргә кладовкалар төзеп биреп, акча эшлиләр. Алар шул хезмәтләре өчен 10-15 мең сум акча «каералар» икән.
«Янгынга каршы күзәтчелек инспекциясе белән килешенгән, без төзеп биргән кладовкаларга штраф салмаячаклар», - дип ялганлаган әлеге «алдартаз»лар кармагына Бакый Урманче урамындагы 25нче йортта яшүчеләр эләккән инде.
Йорт подъездларының баскыч мәйданчыкларында, лифт кырыйларында кладовкалар төзәргә ярамавы турында халыкны тагын бер мәртәбә кисәтәбез. Шулай ук, подъезд баскычлары астында төрле әйберләр, иске мебель, ягулык-майлау материаллары саклау да тыела. Болар янгын чыгуга сәбәпче булырга мөмкин.
Хәзерге вакытта шәһәрдәге торак йортларда янгын куркынычсызлыгын тикшерү бара. Рөхсәтсез төзелгән кладовка хуҗаларына карата кискен чаралар күреләчәк. Аерым гражданнарга 3-4 мең сум, җаваплы кешеләргә - 15-20 мең сум, шәхси эшмәкәрләргә - 30-40 мең сум, оешмаларга 150-200 мең сум штраф каралган.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуга ка-гылышлы соравыгыз булса, «ышаныч телефоны»на (41-26-35) шалтыратыгыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев