Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

«Матур булып кала белик»

Лилия Галимова заманында сәгатьләре белән дан тоткан Чистай якларыннан.

Татар Сарсазы авылында әнисе Галия, әтисе Азатның олы кызлары, ярдәмчеләре, уң куллары ул. Кызганыч, әнисенең үлеменә инде ун ел булган. Лилия туган якларында калган дәү әнисенең хәлләрен белешеп тора, ярдәменнән калдырмый.

Мәктәптән соң Казан педагогия институтына укырга керә, кулына диплом алгач, Түбән Кама егете Ришатка кияүгә чыга. 64 нче балалар бакчасына эшкә керә.

Эштә балалар яраткан, әти-әниләр хөрмәт иткән тәрбияче булса, өйдә уллары Кәрим, кызлары Рианага үрнәк әни ул. Һәр балага әнисе кебек җылы карашын, ягымлы мөнәсәбәтен, аларга бакчада да өйдәге кебек уңайлы булсын өчен вакытын да, көчен дә кызганмый.

Лилия аш-суга да бик оста, өйдә уңган хуҗабикә. Аның пешергән гөбәдияләре ашап туймаслык, кискән токмачлары искитмәле. Тынгысыз Лилия үзен башка өлкәдә сынап карарга уйлый. Ире Ришат белән киңәшләшеп, массаж ясаучы берничә, лимфодренаж аппараты алып куялар. Алар янына лазерлы эпиляция аппараты да өстәлә. Замана хатын-кызы үзе өстендә даими эшли: спортзалларга, матурлык салоннарына вакытын таба. Хәзер ябыгырга теләгән гүзәл затлар Лилия Азат кызына теләп йөриләр. Лимфодренажлы массажның ни икәнен аңлап бетермәүчеләр дә бардыр. Ул – лимфатик системаның эшкә сәләтлелеген торгызу һәм саклауга юнәлдерелгән куркынычсыз физиотерапевтик массаж. Бүгенгесе көндә аппарат һәм мануаль лимфодренажлы тән массажы организмның иммунитетын ныгытуның, яшьлек һәм сәламәтлекне саклауның иң нәтиҗәле алымнарыннан берсе дип танылган. Шулай ук хатын-кызлар сәламәтлеге өчен дә кирәк. Мондый массаж бик файдалы булса да, килгән клиентлар белән Лилия башта аерым әңгәмә үткәрә. Чөнки кайберәүләргә бу аппаратлар килешмәскә, сәламәтлегенә киресенчә зыян китерергә мөмкин. Эппиляция аппараты да гүзәл затлар арасында популяр. Хатын-кызлар үзләрен карап, матурлап йөртә икән моның бер начарлыгы да юк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев