Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Киңәш кирәк

Айгөл А.

Әллә яз тәэсир итә, әллә башка сәбәп, соңгы араларда бик нык ялкауланып киттем әле.
Башка вакытларда көн саен идән юам, әллә ничә төрле ризык әзерли идем. Хәзер аш та пешерәсе килми. Кибеттән ярымфабрикатлар  алуга күчтем. Коры-сары ашап йөреп, фигурам да бозыла башлады. Мин үзем генә яшим, көн саен эш тә өй. Элек көн саен икенче кием кисәм, хәзер атна башында кигән күлмәк белән җомгага кадәр йөрим.
Буш вакытларымны, ә алар миндә буа буарлык, ничек үткәрергә белмим. Чордашларымның күбесе гаиләле, алар белән аралашу кызык түгел. Миңа ничек тормышымны күңеллерәк итеп үткәрергә икән? Ялкаулыктан, битарафлыктан ничек чыгарга, берәр киңәш бирмәссезме? Яшемне язарга онытканмын, мин – 35тән узып барган, башкалардан төскә-биткә аерылмаган татар кызы.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X