Тоба авылы мәдәният йортында Түбән Кама районы мөслимәләре җыелды. Бөек Ватан сугышы башлануын, бу афәтнең авыл халкына нинди бәлаләр китерүен, ничек итеп аларнын җиңүне якынайту өчен көнне- төнгә ялгап эшләүләрен тарихи чынбарлыкка таянып сәхнәдә күрсәттеләр.
Чынлап та, бу сугыш бөтен илне тетрәндерде. Авыл-шәһәрләрдәге тормыш икенче фронтка әйләнде. Явыз Гитлер тизрәк...
Тоба авылы мәдәният йортында Түбән Кама районы мөслимәләре җыелды. Бөек Ватан сугышы башлануын, бу афәтнең авыл халкына нинди бәлаләр китерүен, ничек итеп аларнын җиңүне якынайту өчен көнне- төнгә ялгап эшләүләрен тарихи чынбарлыкка таянып сәхнәдә күрсәттеләр.
Чынлап та, бу сугыш бөтен илне тетрәндерде. Авыл-шәһәрләрдәге тормыш икенче фронтка әйләнде. Явыз Гитлер тизрәк җиңелеп, ирләребез-улларыбыз исән-сау туган җирләренә әйләнеп кайтсын дигән якты өмет яшәтте халыкны.
Солдат хатыннары...Аларның тормышы михнәтле, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре - тулы сагыну, сагыш. Хатыннарны тол, балаларны ятим итеп авылга кара мөһерле кәгазьләр агыла. Ләкин күпме генә авырлыклар күрсәләр дә диннәрен ташламадылар, намаз да укыдылар, ураза да тоттылар. Сугышка киткәннәрнең дә күбесе намазлы иде. Барысының да тырышлыклары, сабырлыклары, өметләре, догалары бәракәтендә Аллаһы Тәгәлә зур сынаудан соң җиңү бирде.
Сәхнәгә бала чаклары сугыш елларына туры килгән ак яулыклы әбиләр күтәрелде. Алар үзләренең кичерешләрен, истәлекләрен сөйләде-ләр. Һәрберебез сугышта үлгән, яраланып кайткан бабайларыбызны, әтиләребезне искә төшерде. Сугыштан кайтуларын көтеп, яшьлек гомерләрен үткәргән әбекәйләребезне сагындык. Алар бүген безнең арабызда юк. Алар өчен изге догаларыбызны аз кылабыз. Бүген без матур тормышта яшибез икән, монда бит аларнын өлешләре бик зур.
Авыр сугыш елларында да, соңыннан да, кешеләр тормыш арбасын бергәләп тартканнар, балалар үстергәннәр. Аерылышучылар бик сирәк булган. Тобалылар экранда 50-60 ел бергә парлы тормышта яшәүче авылдашларын да күрсәттеләр.
Авылда дини яңарыш мөгәллимә Сәнирә Мотыйгуллина белән бәйле. Тобада 1990 елда мәчет төзелә башлап,1995 елда манара куела. 1996 елның 6 июнендә мәчет ачыла. Сәнирә ханым, хаҗга барып кайткач, Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә гыйлем ала. 2003 елда инде үзе дә авылдашларын укыта башлый. Әлеге чараны ул әзерләде.
Бу кичәдә катнашкан барлык Тобалыларга, клуб мөдире Лилия Әхтәмовага, алып баручы Гүзәл Маликовага Аллаһның изге рәхмәте булсын.
Тоба мәчетендә, өйлә намазы укыганнан соң, каз боткасы, каз коймагы һәм башка тәмле ризыклар белән сыйланып, вәгәзьләнеп, догалар кылып өйләребезгә таралдык.
Роза КАШАПОВА,
Түбән Кама шәһәре һәм
районы мөслимәләре
җитәкчесе.
Нет комментариев