31 март 2017 яңалыклары
-
Коръәнгә мәхәббәт тәрбияли
Балаларның язгы каникулы чорында Яр Чаллыныӊ Ак мәчетендә XXII республикакүләм Коръән уку бәйгесе узды. Баштагы елларда чара шәһәр балалары арасында уздырылса, соӊрак анда Татарстан районнары вәкилләре генә түгел, күрше республикалардан да катнаша башладылар. Ярышта 3 яшьтән алып 15 яшькәчә 140 бала җыелды, шуларныӊ 72се - малайлар, 68е - кызлар. Аларныӊ...
-
Сабырлык – Аллаһ Тәгаләнең нигъмәте
Тоба авылы мәдәният йортында Түбән Кама районы мөслимәләре җыелды. Бөек Ватан сугышы башлануын, бу афәтнең авыл халкына нинди бәлаләр китерүен, ничек итеп аларнын җиңүне якынайту өчен көнне- төнгә ялгап эшләүләрен тарихи чынбарлыкка таянып сәхнәдә күрсәттеләр. Чынлап та, бу сугыш бөтен илне тетрәндерде. Авыл-шәһәрләрдәге тормыш икенче фронтка әйләнде. Явыз Гитлер тизрәк...
-
Ришвәтчелек кими, диделәр
Бу атнада депутатларның ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Анда муниципаль район башлыгы Айдар Метшин, башкарма комитет, хокук саклау органнары, шәһәр һәм районның бюджет оешмалары, иҗтимагый совет җитәкчеләре, яшьләр советы әгъзалары катнашты. Хәзерге вакытта республикада ришвәтчелек очракларының кимүе күзәтелә икән. Айдар Метшин әйтүенчә, 2009-2011 елларда бу проблема белән республикада яшәүче...
-
Алдан хәстәрен күрмәсәң...
Узган ел язгы ташу вакытында, су күтәрелеше соңгы 9 ел эчендә рекордлы күрсәткечкә җиткән: 4 майда ул 57 метр тәшкил иткән. Красный Ключ поселогында пристань, дистәләрчә бакчалар, Долгое күле күпере һ.б. су астында калган. Дамба таушалган булса да, сынатмады. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы Константин Слободюк әйтүенчә, быел су шул...
-
Яңа бәяләр белән
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2017 елның икенче яртысы өчен «Туган як»ка язылу бара. 1 апрельдән газетага язылу бәяләре артты. Сезнең йорт адресыгызга китерү өчен ул почтада яки редакциягә килеп язылганда: тулы комплектка - 648 сум, җомга саннарына 546 сум тора.