Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

«Ураза бетте, туй ясасаң да була...»

Бүген милләттәшләребезнең күбесе шулай уйлый. Туган-тумача, күрше-күлән арасында да никах көнен кичектереп, ураза тәмамланганнан соң билгеләүчеләр бихисап. Югыйсә ислам шәригате Рамазан аенда никах укып, туй ясауны тыймый. Башкалар ураза тотканда, авыз тутырып ашап, эчеп утырырга яхшысынмыйлардыр инде, күрәсең... Әмма Рамазан тәмам-лануга, бәхетле парлар, ярым шәрә кунаклары белән бергәләшеп загска юнәлә,...

Бүген милләттәшләребезнең күбесе шулай уйлый. Туган-тумача, күрше-күлән арасында да никах көнен кичектереп, ураза тәмамланганнан соң билгеләүчеләр бихисап. Югыйсә ислам шәригате Рамазан аенда никах укып, туй ясауны тыймый. Башкалар ураза тотканда, авыз тутырып ашап, эчеп утырырга яхшысынмыйлардыр инде, күрәсең...

Әмма Рамазан тәмам-лануга, бәхетле парлар, ярым шәрә кунаклары белән бергәләшеп загска юнәлә, анда яшьләргә якыннары һәм дуслары, шампан шәрабе салынган бокалларын чәкештерә-чәкештерә, саекмас мәхәббәт һәм матур тормыш телиләр. Аннары, гадәттә, туй берәр ресторанда яки кафеда дәвам итә, ә анда аракы инде елга булып ала - әйтерсең лә, изге Рамазан тәмамлангач, хәмер эчү гөнаһ булудан туктый... Бер ай буена харамнан ерак булып та, изге ай үтүгә, яңадан аракыга тотынгансың икән, синең уразаңнан, Рамазаннан ни файда?.. Ә бәлки кемдер 12 айның солтаны булып саналган иң хәерле айда да шайтан суыннан арынып торуны кирәк тапмагандыр? Үзләрен мөселман санаучы татарлар арасында андыйлар азмы әллә бүген?.. Хәмер эчүне гөнаһка санамыйча, бары тик кеше сүзеннән куркып, аракылы туен бер айга кичектереп торучылар икейөзле була түгелме? Дөрес, арабызда үзе ураза тотканга яки ураза тотучы туганнары, дуслары булганга, туйны гаеттән соң үткәрүчеләр дә бар. Аларның табыннарында беркайчан да, шул исәптән туй мәҗлесендә дә, харам ризык күрмәссең.
Ураза гаетеннән соң татарлар арасында өйләнешүчеләр арта, дип әйтүем юкка түгел. Бу - чынбарлык, һәм аны Түбән Кама муниципаль районының ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Сычева сүзләре дә дәлилли.
- 19 августта изге Рамазан ае тәмамлана, шуның белән бәйле рәвештә, бездә гаилә корырга теләүче парлар саны бермә-бер артачак. Никахлашучылар артык күп булганлыктан, шәһәр музее бинасында өстәмә ЗАГС бүлеге эшлиячәк. Әйтик, 25 августта анда 12 пар өйләнешәчәк. Шул ук көнне ЗАГСның үзендә тагын 20 пар гаилә буларак рәсми теркәләчәк, - ди ул.
Аның әйтүенчә, өйләне-шергә теләүчеләрнең ЗАГС бүлегенә күпләп килүе соңгы тапкыр Рамазан алдыннан - 6 һәм 7 августта күзәтелгән. Ул чакта гаилә коручы парлар саны 52гә җиткән.
Миңа калса, никахлашучыларның Ураза гаетеннән соң чагыштырмача артуы бүген гадәти күренешкә әверелеп бара. Тик моңа шатланыргамы-юкмы - әлегә аңлашылмый кебек... Кешеләр туй көнен үзләре теләгәнчә бәйрәм итә алмаганга кичектерәме, әллә, чыннан да, төзәлү, һидәят юлына бастымы?.. Араларында төрлесе бардыр, мөгаен. Әмма соңгылары күбрәк булса иде. Күреп, ишетеп торам: бүген яшьләр арасында шайтан суыннан ваз кичүчеләр, аракысыз туйлар үткәрүчеләр арта. Шул ук вакытта, балаларга бәйрәм табынына хәмер куймыйча туй ясарга рөхсәт бирмәүче надан ата-аналар да җитәрлек әле бүген...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев