14 сентябрь 2012 яңалыклары
-
«Ураза бетте, туй ясасаң да була...»
Бүген милләттәшләребезнең күбесе шулай уйлый. Туган-тумача, күрше-күлән арасында да никах көнен кичектереп, ураза тәмамланганнан соң билгеләүчеләр бихисап. Югыйсә ислам шәригате Рамазан аенда никах укып, туй ясауны тыймый. Башкалар ураза тотканда, авыз тутырып ашап, эчеп утырырга яхшысынмыйлардыр инде, күрәсең... Әмма Рамазан тәмам-лануга, бәхетле парлар, ярым шәрә кунаклары белән бергәләшеп загска юнәлә,...
-
Тагын бер юньсез ана
Күптән түгел яңа туган баласын төзелештәге салкын таш өстендә калдырып киткән 23 яшьлек Анна Герасимова турында язган идек. Моңа охшаш вакыйга әле шушы көннәрдә генә Ширәмәт авылында да булган. Анда 27 яшьлек бер «ана» яңа туган баласын тәрәзәдән ташлаган. Районара тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүчесе Рафаэль Шакиров сөйләвенчә, әлеге ирсез хатынның...
-
Бәрәңге яхшы сатыла
Түбән Кама фермеры Владимир Аппаков үзендә җитештерелгән бәрәңгене һәм яшелчәләрнең иртә өлгерә торган сортларыннан кәбестә, суган, азык чөгендерен сатуга чыгара башлады. Фермер Аппаков быел 3 мең тонналап бәрәңге сатарга планлаштыра икән. Ул бер атна эчендә балалар бакчаларына һәм җәмәгать туклануы предприятиеләренә 10 тонна продукция җибәргән инде. «Икенче икмәк»нең уңышын начар...