Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Рәхмәт әйтүче табылмады

Безнең Түбән Уратма авылында күп еллар чуаш халкының «Көмеш чишмә» фольклор ансамбле эшләп килә. Бу ансамбльгә чуаш халкының өлкән яшьтәге абый-апалары (60-80 яшьлекләр) йөри. Алар инде берничә тапкыр Казанда да чыгыш ясадылар. Быел татар әби-апалары катнашында «Кызыл Тау» фольклор ансамбле оештырылды. 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, авылыбыз үзешчәннәре концерт...

Безнең Түбән Уратма авылында күп еллар чуаш халкының «Көмеш чишмә» фольклор ансамбле эшләп килә. Бу ансамбльгә чуаш халкының өлкән яшьтәге абый-апалары (60-80 яшьлекләр) йөри. Алар инде берничә тапкыр Казанда да чыгыш ясадылар. Быел татар әби-апалары катнашында «Кызыл Тау» фольклор ансамбле оештырылды.
8 Март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, авылыбыз үзешчәннәре концерт куйды. Тамаша чуаш ансамбле чыгышы белән башланып, татар ансамбле номерлары белән тәмамланды. Шулар арасында авылның аерым артистлары да сәхнәгә чыкты. Концерт шулкадәр матур узды! Халык бик канәгать калды. Тамаша залы шыгрым тулы иде. Һәр чыгыш зур алкышларга күмелде.
Әмма концерт тәмамлангач, соңыннан рәхмәт әйтүче генә булмады. Җитәкчеләребез, депутатларыбыз кая? Сәхнәдә аларның әниләреннән дә өлкән кешеләр чыгыш ясадылар, биеделәр, җырладылар. Ә рәхмәт әйтергә бер җитәкче дә табылмады. Казан артистлары килсә, аларга зур хөрмәт күрсәтелә. Тамаша залында да беренче-икенче рәттә аларның гаиләләре, туганнары утыра. Авылыбыз үзешчәннәрен дә олыласыннар иде.
Миңнерәйсә КӘЛИМУЛЛИНА,
Түбән Уратма авылы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X