17 апрель 2018 яңалыклары
-
Эш дәвам итәчәк
Һава шартлары яхшы булса, бакчаларга автобуслар 21 апрельдән йөри башлаячак. Узган елдагыча, ташлама белән йөрү мөмкинлеге сакланачак. Бу хакта Түбән Кама шәһәре һәм районы җитәкчеләре киңәшмәсендә шәһәр мэры Айдар Метшин сөйләде. Татарстанда бакчачыларга ярдәм итү программасы 2017 елдан тормышка ашырыла. Түбән Кама районы аны гамәлгә кертүдә зур уңышларга ирешкән. Проектны...
-
ЯҢАЛЫКЛАР
Яңа билгеләнү Үзәк дәваханәнең оештыру-методик бүлегенә җитәкче итеп Ольга Куракина билгеләнде. Моңа кадәр бу вазифаны Зөлфия Бигашева башкарган. Ольга Куракина медицинада 17 ел эшли. Хезмәт юлын 2 нче шәһәр дәваханәсендә акушер-гинеколог булып башлаган. 2009 елдан узи табибы булып эшли. Яңа вазифа белән беррәттән, ул моңа кадәр башкарган эшен дә дәвам...
-
Шәһәр ямьләнә башлады
Март-апрель - кыштан соң кардан арчылган урамнарны, ишегалларын чүп-чардан арындыру вакыты. Бу уңайдан, шәһәребездә һәм районда чисталык икеайлыгы игълан ителүе турында язган идек инде. Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре алдына 1 Май бәйрәменә кадәр Түбән Кама урамнарын тәртипкә китерү бурычы куелды. Бу көннәрдә чүп-чардан арындыру өмәләре дәвам итә. Өмәләрне үткәрү...
-
Тормыштагы зур сынаулар аша
Бу галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. «Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр...» - дигәннәр бит борынгы бабаларыбыз да. Җәмгыятьнең нигезен гаилә тәшкил итә....
-
Китапхәнәләрдә
Безнекеләр беренче «Апуш» үзәк балалар китапханәсе республикакүләм конкурста җиңгән. ТР Мәдәният министрлыгында китапханәләрнең узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалган. «Лидер» һәм «Иҗади эзләү» республикакүләм конкурсының «Иҗади эзләү» номинациясендә Түбән Каманың «Апуш» үзәк балалар китапханәсе беренче урын алган. Мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова шәһәребезнең китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арслановага диплом тапшырган. Очрашуга...
-
Бәрелешкәннәр...
Спорт урамында биш машина катнашында зур авария булган. Светофорның яшел уты янгач кузгалып киткән дүрт автомобильгә каршы яктан зур тизлек белән килүче «Volkswagen Touareg» машинасы бәрелгән. Бер хатынның умыртка баганасының муен өлеше җәрәхәтләнгән. Икенчесенең гомерен куркынычсызлык мендәре саклап калган - «Volkswagen» автомобиле беренче булып аның автомобиленә бәрелгән. Шулай да битендә...
-
Рәхмәт әйтүче табылмады
Безнең Түбән Уратма авылында күп еллар чуаш халкының «Көмеш чишмә» фольклор ансамбле эшләп килә. Бу ансамбльгә чуаш халкының өлкән яшьтәге абый-апалары (60-80 яшьлекләр) йөри. Алар инде берничә тапкыр Казанда да чыгыш ясадылар. Быел татар әби-апалары катнашында «Кызыл Тау» фольклор ансамбле оештырылды. 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, авылыбыз үзешчәннәре концерт...
-
«Мәңге яшисе килә...»
«Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең хезмәт ветераны Нургали Дәүләтшин белән еш кына әңгәмә корып утырганым бар. Үз гомерендә аңа татар халкының танылган шәхесләре белән дә очрашырга туры килгән. Баксаң, күренекле композитор Фәтхерахман Әхмәдиевне дә белгән икән. «Берсут» ял йортында эшли башлаган чорларында үсмер Нургали, аңа ияреп, фотоаппарат, гармуннарын күтәреп йөргән. Шул гармунда...
-
Шигъри тәлгәшләр
Таң каршылыйм Санаган юк һәм шуңа да Әйталмыйм төгәл санын. Каршылыйм, тәүге күргәндәй, Язның ничәнче таңын. Әллә җирдә яз булганга, Баш әйләнгәли кайчак. Әйтерсең, мин бу якларга Ерактан килгән качак. Сулыйм дисәң, һавасы саф, Уй уйларга да уңай. Кошлары да сайрый сыман Бу якта гына шулай. Булса икән җиңел генә...