Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Камада Кыш Бабай резиденциясе ишекләрен ача

Резиденциягә 11 гыйнварга кадәр 15:00 дән 21:00 гә кадәр килергә була.

Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында 22 декабрьдә Кыш Бабай резиденциясе ачылачак.

«Һәркем Кыш бабай һәм Кар Кызы белән очраша, шигырь сөйләп, яраткан җырын җырлап, татлы Яңа ел бүләге ала алачак», — дип сөйләделәр шәһәр администрациясе матбугат хезмәтендә.

Резиденциягә 11 гыйнварга кадәр 15:00 дән 21:00 гә кадәр килергә була.

Исегезгә төшерәбез, бүген, 19 декабрьдә 19:00 сәгатьтә, «Гаилә» паркында Үзәк шәһәр чыршыны ачу тантанасы узачак. Шулай ук Яшь тамашачы театрыннан Кыш бабайлар йөрешен карарга мөмкин булачак.

Түбән Камада чыршылар ачылуның тулы графигын безнең сайтта карарга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев