Җомга көнне Түбән Камада Үзәк чыршы ачылачак — бәйрәм программасы
Паркта бу көнне сәүдә нокталары эшләячәк.
Җомга көнне, 19 декабрьдә, Түбән Камада Яшь тамашачы театрыннан җәяүлеләр кичүе аша «Семья» паркына кадәр Кыш бабайлар йөреше узачак. Анда үзәк шәһәр чыршысын ачу тантанасы үткәрелә.
Бәйрәм 19:00 дә «Данлы Тулпар турында Яңа ел хикәясе» театральләштерелгән прологы белән ачыла. Алга таба Түбән Кама мэры Радмир Беляев чыгыш ясаячак. Чара барышында конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.
Соңыннан шәһәр башлыгы һәм Кыш бабай Яңа ел чыршысында утлар кабызачак һәм шуннан соң шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары катнашында концерт башлана.
Паркта бу көнне сәүдә нокталары эшләячәк.
Фото: Түбән Кама хакимиятенең матбугат хезмәте
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев