Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама Сабантуеның абсолют батыры нинди бүләк алачагы билгеле булды

Түбән Камада Сабантуй 15 июньдә узачак.

Түбән Камада узачак Сабантуйда милли көрәш ярышларында катнашучылар төп призлар — 100 мең сумлык сертификат һәм сарык тәкәсе өчен көрәшәчәк. Бу хакта «Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте җитәкчесе һәм көрәш буенча алыштыргысыз судья Виктор Шадрин хәбәр итте.

Быел ир-атлар арасында көрәш 65, 70, 80, 90, 100 һәм 100 килограммнан артык алты үлчәү категориясендә узачак. Югарыда санап үтелгән төркемнәрдә түбәнкамалылар белән беррәттән республиканың башка шәһәрләре һәм районнарыннан да спортчылар көрәшә алачак.

Әмма абсолют беренчелектә Түбән Кама һәм Түбән Кама районнары вәкилләре генә катнаша алачак.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Камада Сабантуй 15 июньдә узачак. Сабан бәйрәменең хедлайнерлары Фирдүс Тямаев, Ришат Төхвәтуллин, Роберт Ямгуров, «CRYSTAL» шоу-балеты, «Чак-Чак БЭНД» төркеме булачак. Шәһәр халкы өчен әзерләнгән күңел ачу программасы турында монда укыгыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев