Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалыларга быелгы Сабантуйның үзенчәлекләре турында сөйләделәр

Түбән Камада 15 июньдә Сабантуй бәйрәме билгеләп үтелә.

Аның ничек узачагы турында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Рамазанов «эшлекле дүшәмбе» барышында сөйләде.

Бәйрәм алдыннан, 13 июньдә, 18 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында Сабантуйга бүләкләр җыю буенча интерактив программа узачак. Бу бүләкләр соңыннан бәйрәм конкурсларында катнашучыларга биреләчәк. 

Түбән Кама Сабантуе театральләштерелгән прологтан башланыр дип көтелә. Шуннан соң чакырылган артистларның чыгышлары карарга мөмкин. Сабантуе бәйрәменең хедлайнерлары: Фирдүс Тямаев, Ришат Төхвәтуллин, Роберт Ямгуров, «CRYSTAL» шоу-балеты, «Чак-Чак БЭНД» төркеме.

Шулай ук төп мәйданда күп санлы спорт төрләре һәм милли уеннар буенча ярышлар узачак, аларның иң зурысы — милли көрәш.

Ипподромда ат чабышы оештырыла. Күңел ачу программасында: ишәк һәм понида узышлар, шулай ук «Кыз куу» милли татар уены булачак.

«Бер генә бәйрәм дә балаларсыз узмый, шуңа күрә «Балалар майданы» программасында милли һәм спорт уеннары, балалар коллективлары чыгышы булачак», — дип билгеләп үтте Илдар Рамазанов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев