Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда кайсы трассаларда һава торышы аркасында чикләүләр саклануын хәбәр итте

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә «Алексеевск — Әлмәт» автомобиль юлында (Татарстан Республикасындагы түләүле «Шали (М-7) — Бавлы (М-5)» автомобиль юлы составында) йөк автомобильләре һәм автобуслар өчен вакытлыча хәрәкәт чикләүләре гамәлдә кала.

Бу хакта ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ачыкланганча, чикләүләр һава торышы яхшырганчыга кадәр гамәлдә булачак. Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә төбәктә җепшек кар, урыны белән көчле җил саклана. 

Элегрәк Татарстандагы федераль трассаларда иртәнге сәгать 8:00дән вакытлыча чикләүләр бетерелүе турында хәбәр ителгән иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев