Татарстандагы федераль трассаларда вакытлыча чикләүләр бетерелде
Татарстан Республикасының федераль автомобиль юллары участокларында автобуслар һәм йөк машиналары өчен хәрәкәт буенча вакытлыча чикләүләр бетерелде.
Бу хакта җомга иртәсендә «Волго-Вятскуправтодор» хәбәр итте.
«30 гыйнвар көнне сәгать 8:00дән Татарстан Республикасындагы федераль әһәмияттәге гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларында автобуслар һәм йөк транспорт чаралары өчен кертелгән вакытлыча хәрәкәт чикләүләре бетерелде», — диелә хәбәрдә.
Чикләүләр һава торышының начарлануы сәбәпле, 29 гыйнварда сәгать 17:00дә кертелгән иде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда көчле кар явулары кимендә тагын берничә көн дәвам итәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев