Көн вакыйгасы
-
Икенең берсен сайларга
Түбән Каманың балалар хастаханәсенә коронавирустан “Спутник М” вакцинасы кайтты. Ул 12-17 яшьлек балаларга исәпләнгән. Вакцинаны Тукай урамында урнашкан 1 нче “Кояшлы” балалар дәваханәсендә ясаячаклар.
-
Шәһәр һәм район яңалыклары
Алабуга һәм Н.Лемаев исемендәге “Бигеш” аэропорты арасын тимер юл белән тоташтырырга телиләр. Юлны төзүнең техник-икътисади нигезен эшләү өчен «Камаз» акча кертү турында килешү төзергә планлаштыра. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов коллегиядә хәбәр иткән. “Куйбышев тимер юлы белән бергә без «Алабуга» махсус икътисадый зонасыннан «Бигеш» халыкара аэропортына һәм Әлмәт шәһәренә кадәр гомуми файдаланудагы яңа юллар төзү мөмкинлеген өйрәнәчәкбез”, – дигән ул.
-
Автобусларны озак көтмәс өчен
Хәзер түбәнкамалылар шәһәр буйлап йөри торган яңа автобусларның хәрәкәтен «Яндекс. Карта» кушымтасыннан карап белә алачак.
-
Ел башы: үзгәрешләр башланды
1 гыйнвардан илебездә күп кенә яңа законнар, кагыйдәләр кертелде. Шуларның кайберләренә, иң мөһим тоелганнарына, күз салып китик әле.
-
Яңа ел шатлыклар гына китерсен!
Ел елга охшамый, диләр. Бу сүзләр тикмәгә генә әйтелмәгәндер. 2021 ел да алдагысы белән чагыштырганда үзенчәлекле булды. Дөрес, бөтен кешелек дөньясын хафага салган куркыныч авыру, әлегә чигенмәде. Сөйләмебезгә «мәҗбүри вакцинация» дигән нәрсә өстәлде. Елның икенче яртысында, авыру таралу көчәеп китү сәбәпле, хөкүмәт өстәмә чикләүләр кертте. Әлегә кадәр колак ишетмәгән QR-код дигән нәрсә уйлап таптылар һ.б.
-
Кыенлыклар киртә түгел
Коронавирус пандемиясе башланганга менә инде ике ел була. Моңа инде күнегеп барабыз кебек... Хәер, моны «күнегү» дип тә булмый Кешеләр һаман авырый, вакытсыз китеп баралар... Вакцинация һәм «куар код»лар – безнең бүгенге чынбарлык. Тормыш медицинаны ныклыкка сыный, әмма, шуңа карамастан, сәламәтлек саклау тармагының үсеше дәвам итә.
-
Чыршы шәһәрчекләре: кайда, кайчан..?
2021 елның төгәл соңгы бер атнасы калды. Бөтен җирдә бәйрәм рухы сизелә. Кибетләргә, оешмаларга чыршылар куелып, матур итеп бизәлгән. Сабыйларны сөендереп тәмле күчтәнәчләр өләшенә.
-
Файдалы проектларга - киң юл!
Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин «Акыллы машиналар» компаниясе директоры, АСИҮТ резиденты Юрий Светличный белән очрашып Түбән Камада суыткычлар җитештерү цехы хакында фикер алышты.
-
Югалган малай исән-сау табылган
Беренче декабрьдә, кичке алтыда Химиклар проспектындагы «Затейник» яшүсмерләр клубыннан чыгып китеп, югалган бала бар түбәнкамалыларны аякка бастырды.
-
Эшләгәч, була икән
Быелга кадәр, аз-маз кар төшүгә, Түбән Кама урамнары ерып йөри алмаслык хәлгә килә иде. Кыш дәвамында чистартучы булмагач, шәһәребезнең кайбер урамнары, чагыштыру өчен гафу итегез, ташландык поляр шәһәр урамнарын хәтерләтте.
-
Язылучы почмагы
Театрга билетлар, китаплар, бүләкләр уйнату...
-
Тулы локдаунга җитә яздык
Россия Президенты Владимир Путин, илдә коронавирус таралу очраклары арту сәбәпле, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көне дип игълан иткән иде. Ул карар буенча, кайбер төбәкләр өчен эш көннәре 23 октябрьдән башланачак.
-
Хәлләр кискенләшә: вакцина ясату – мәҗбүри
11 октябрьдән Татарстанда гражданнарның аерым категорияләре өчен яңа коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация кертелде.
-
Җитәкчелектә зур үзгәрешләр
Бу атнаның дүшәмбесендә Түбән Кама муниципаль районы Советының һәм Түбән Кама шәһәр Советының чираттан тыш сессияләре узды.
-
Гади яңгыр булдымы, әллә?
Узган шимбә түбәнкамалылар өчен тыныч кына узмады. Бу көнне күпләр үзләренең «тимер ат»ларын ниндидер билгесез ак тузан белән каплануын абайлап алган. Бу турыда социаль челтәрләрдә шактый кызу шау-шу, бәхәс купты.