Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Яз сулышы: күлдәвекләр, чокырлы юллар...

Көннәр җылытып җибәрүгә, шәһәрне су басты, дисәм дә ялгышмам. Яңгыр сулары агып төшә торган чокырлар (ливневка) кышын кату сәбәпле, кар сулары урамнар буйлап җәелде.

Әле монысы бер бәла. Шул сулар астында калган чокыр-чакырлы юллар – тагын да зуррак бәла. Шиномонтаж хезмәте әйтүенчә, бу көннәрдә аларга  көн саен якынча унлап машина мөрәҗәгать итә икән. Яңа тәгәрмәч алмаштыруның бәясен 3000 сумнан артык икәнен белсәгез, автомобиль хуҗаларының кесәләренә шактый сугуын чамаларсыз.

Ислам Вафин: “Беләсезме, мин инде икенче елымны үз  акчамнан машинамны ремонтлыйм. Узган ел тәгәрмәчләр зыян күрсә, быел инде алгы күчәрне  ремонтларга туры киләчәк. Мин  тәҗрибәле машина йөртүче, күп еллар йөрсәм дә, аварияләр ясаганым юк. Юллар начар, безгә килгән зыянны юллар өчен җаваплы оешма каплармы соң?”

Әминә Сабирова: “Автомобилем булмаса да, машина хуҗалары зарларына мин дә кушылам. Менә әле генә бер машина мине баштанаяк су белән коендырып китте. Аны да гаепләп булмый. Чөнки урам тулы су. Ә ул су астындагы юлның нинди булуын фаразларга гына кала.

Елдагыча, начар юллар исемлегенә Химиклар урамы, Вахитов урамы “боҗра”сы, Корабельная урамыннан “Якорь” сәүдә үзәгенә баручы юл, Төзүчеләр һәм Тынычлык урамнары кисешкән чат керә. Ә Бакый Урманче урамы һәр машина йөртүчегә йоклаганда куркыныч төш булып керә торгандыр?!. Машина йөртүчеләр бу чокыр-чакырларны әйләнеп үтәр өчен юл читенә чыгарга, төрле маневрлар ясарга мәҗбүр.

Дөрес, ТКХ хезмәте, көннәр җылытып, бераз киптерүгә,  куркыныч, зур чокыр-чакырларны барлап ямарга вәгъдә итә итүен. Җирле бюджет исәбенә 6,5 мең квадрат метр ишегалды юллары ремонтланачак. Боларга өстәп, республика бюджеты да күпмедер күләмдә финанс ярдәме күрсәтәчәк. Тик ул чокырларга салына торган ямау-асфальтның сыйфаты аерым бәхәс тудыра. Нигәдер ул ямаулар  ел саен кар сулары белән юыла тора. Ә юлларга капиталь ремонт мәсьәләсенә килгәндә, ул бу җәйдә Вокзал, Корабельная, Төзүчеләр, Химиклар урамы башында көтелә. Ә юлы начар булып та, бу исемлеккә эләкмәгән урамнар тагын шул  чокырларныбер-ике көрәк асфальт атылган юллар белән канәгатьләнер, мөгаен.

“Көннәр җылытуга, ремонт эшләрен башлап җибәрәчәкбез. Үзегез күргәнчә, әлегә чокырларның, киңлеген, тирәнлеген ачыклау мөмкин түгел.  Комиссия белән чыгып эш масштабын билгеләп, беренче кайсы урамнарны ремонтларга кирәклекне ачыклаячакбыз. Эш графигын, урамнар исемлеген якын арада түбәнкамалыларга тәкъдим итәчәкбез” – дип белдерде Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айназ Ярмиев.

Шәһәрдә машина йөртүчеләрнең баш бәласе сыйфатсыз юллар булса, “Шинник” бакчачылык ширкәте бакча хуҗалары участокларына шәһәрдән агып төшкән сулардан зарлана. Ширкәт рәисе бакчаларын су басучы участокларга взнос түләгәндә ташлама вәгъдә итә. Моның өчен гариза язарга кирәк икән. Һәр гариза аерым тикшереп, карар кабул ителәчәк. Су басу мәсьәләсенә килгәндә, проблеманы  чистарту корылмасы һәм явым-төшем канализациясен төзү хәл итәргә мөмкин, хәзер проект – эшләү стадиясендә. 

Язгы ташудан дүрт аяклы дусларыбыз да зыян күрде. Кар сулары агып кереп,  “Игелекле куллар” приютындагы эт ояларын су баскан иде. Бәхеткә,  шәһәр хакимияте инициативасы белән җибәрелгән махсус техника: тракторлар, помпалы су суырту насосы машиналары проблеманы тиз арада хәл иттеләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев