Хатлар
-
Күрше хакы, дисәләр дә
Татар халкы элек-электән күрше белән тату яшәргә тырышкан. Бу хактагы бик күп әйтемнәр әлегә кадәр сакланып килгән: «Күршең үзеңнән яхшырак булсын», «Күрше хакы - тәңре хакы»... Иң якын күрше «ут күрше» булган. Чөнки, учакта ут сүнгәндә, тиз генә күршеңә кереп, күмер алып чыгу гадәте шундый атама барлыкка китергән. Динебез дә...
-
Телебезне саклыйк
Соңгы вакытларда татар теле турында шау-шу купкач, читтә каласым килмәде. Ничек читтә калыйм? Ул бит - күкрәк сөте белән кергән ана теле, бишек җыры белән баш миенә кереп калган тел. Мин кечкенәдән үк татар телен бик яраттым. Кызыл Чапчак мәктәбендә укыганда, «Энҗе бөртекләре» түгәрәгенә йөрдем. Аның җитәкчесе Асия апа Таҗиевага...
-
Буржуйларны якларга кирәкме?
«Туган як»ның август-сентябрь ае саннарында Ралия Кәримованың «Буржуй» дигән хикәясе дәвамлап басылып килгән иде. Аны укыгач ук, үз фикеремне белдерергә җыенеп йөрсәм дә, газетада барыбер басмаслар дип, уемнан кире кайткан идем. Инде менә Бөек Октябрь социалистик революциясенең 100 еллыгы да узып китте. Ул бәйрәм уңаеннан, кайберәүләр газетага мәкаләләр дә яздылар....
-
Тел дигән дәрья бар...
Бүгенге көннәрдә татар теле укытучыларын гына түгел, эчендә җаны булган бар татарны бер генә сорау борчыды: мәктәпләрдә татар телен укыту бетәрме яки калырмы? Калса, күпмегә кыскартырлар? Татар телен мәктәпләрдә укыту булмаячак, дигән имеш-мимеш таралу күпләрне борчуга салды. Иң беренче булып татар теле укытучылары күтәрелде. Тик тел бетүдән бигрәк, аларны эшсез...
-
Күңелле балачак мизгелләре
Узган гасырның алтмышынчы еллары башы. Авыл кешеләре ипине туйганчы ашый башлаган чаклар дип тә әйтергә була аны. Һәрхәлдә, өлкән авылдашлар шулай искә ала. Сугышның беткәненә дистә ярым еллар узып киткән, репрессияләргә хөкем чыгарганга да күпмедер вакыт узган. Авыл кешеләренең: «Инде дөнъяның ямен күрә, сизә башладык», - дигәннәре исемдә. Әлбәттә, сугыштан...
-
«Кояш идең болытлы көндә»
Көзге көннәрнең берсендә татар халкының танылган язучысы Фәнзаман Баттал каберен зиярат кылырга Минзәлә шәһәренә юл алдык. Баручылар арасында Рөстәм хәзрәт һәм әдипнең кызы Гөлнур да бар иде. Нинди ният белән килүбез хакында әйткәч, Минзәләдә безне бик зурлап каршыладылар. Шулай булмый хәле дә юк: Фәнзаман абыйның биографиясе Түбән Кама белән тыгыз...
-
«Комсызлык» бәласе
Кыш минем өчен чаңгыда йөрү белән кадерле. Гадәттә, маршрутымны «Батыр» спорт комплексыннан башлыйм да, «Алмаш»ка, аннары Ильинка ягына, теләк булса, «Корабельная роща» шифаханәсе юлын узып, урап кайтам. Бу көнне, дәртләнеп китеп, бу маршрутны ике тапкыр кабатларга туры килде. Алдан сөйләшенгән булсак та, якын танышым Рушанны очрата алмадым. Очрамасмы дип, кирегә...
-
Яшәү мәгънәсе
«Туган як» газетасы - өемдә көтеп алынган кунак. Һәр санын җентекләп укып барам. Бигрәк тә үзебезнең «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары язган мәкаләләрне, хикәяләрне, шигырьләрне кабат-кабат укып чыгам. Соңгы вакытларда каләмдәшебез Васил Камаловның язмалары еш басыла. Аның тормышчан мәкаләләре акны карадан, яхшыны яманнан, дөреслекне ялганнан аерырга өйрәтә. Ул дөньяга ни...
-
Балачактан белсеннәр
«Сөембикә» балалар бакчасында, юл йөрү куркынычсызлыгына карата чара уздырылды. Анда шәһәребез балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм ата-аналар катнашты. Мәктәптә, балалар бакчаларында үткәргән әңгәмәләрдә без балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен дә, янгыннан саклану чараларын да еш кабатлап, ныгытып торабыз. Тик, кызганыч, күпме тырышсак та, юлда балалар катнашында аварияләр әледән-әле булып тора шул....
-
Үзеңнән качып булмый
Мин гашыйк булдым. Кемдер, ярат һәм сөен, һәркем белән була торган хәл, дияр. Тик алай түгел шул. Миңа 19 яшь, ә аңа - 23. Ул кияүдә. Ире минем дустым. Наил белән бер футбол командасында, бергә ярышларга йөрибез. Егетләр белән дус яшибез, бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәбез, табигатькә, шашлыкка бергә чыгабыз. Кая...
-
Такталарга дөрес языйк...
«Туган як» газетасында 20 октябрьдә «Хаталы такта» дип аталган язма басылып чыккан иде. Шул теманы дәвам итеп, берничә мисал китермәкче булам. Андый хаталы такталар Түбән Кама урамнарында да очраштыргалый. Мәсәлән, моннан бер ел элек кенә яңа парк төзелгәнче андагы трамвай тукталышы «Шәхәр паркы» дип атала иде. Бәхетебезгә, «Гаилә» паркы сафка...
-
Бар икән күрәселәр!
Депутатлар урамда тәмәке тартуны тыя торган закон чыгарганнар, ди түгелме соң? Димәк, хәзер урамда ике кулын кесәсенә тыгып, тәмәке пошкырдатып йөрүчеләргә рәт бетәчәк. Закон буенча, тәмәке тартучылар өчен махсус урыннар булдырырга тиешләр, акчасын төтенгә туздыручылар шул урында гына көйрәтергә тиешләр икән. Кызык булып китте әле. Күз алдыма килде: тәмәке тартырга...
-
Бездә сыйфаты яхшырак та булган
СССР таркалырга торган, «тимер пәрдәләр» яңа гына ачылган чорда химкомбинаттан безне - ике дистәдән артык белгечне чит илгә командировкага юлладылар. Максатыбыз: бераз укып кайту, танышу һәм тәҗрибә туплау. Программада ял көннәре һәм аз гына булса да мәдәни-агарту чаралары да каралган иде. Ике көн лекцияләр тыңлап, аудиторияләрдә утырганнан соң, өченче көнне...
-
Рәхәтләнеп тамаша кылдык
Элекке заманнардагы шикелле авыл клубын тутырып концерт-театрлар карау инде күптән онытылган иде. Беркөнне Шәңгәлчедә «Мунча ташы» театры бушлай тамаша куйгач, шул күңелле заманнар искә төште. Халык күп җыелган иде. Келәтле, Балчыклы һәм башка күрше авыллардан гына түгел, Түбән Камадан да килгәннәр. Залда алма төшәрлек тә урын да булмады. Рәхәтләнеп кызыклы...
-
Сиринә сиреньнәре
Шинчылар урамындагы 63нче йортта яшәүче пенсионер Сиринә Массарова инвалид улы Ринат белән үзенең тәрәзә каршындагы мәйданга сирень, шомырт, миләш һәм нарат агачлары утыртканнар иде. Аларның бу эше шушы йортта яшәүче балачагаларга тәрбия чарасы да булды. Алар агач үстерү-нең күп хезмәт таләп итүен, аларны сакларга кирәк-леген күзәтеп тордылар. Бу мәйданчык яшь...