Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Телебезне саклыйк

Соңгы вакытларда татар теле турында шау-шу купкач, читтә каласым килмәде. Ничек читтә калыйм? Ул бит - күкрәк сөте белән кергән ана теле, бишек җыры белән баш миенә кереп калган тел. Мин кечкенәдән үк татар телен бик яраттым. Кызыл Чапчак мәктәбендә укыганда, «Энҗе бөртекләре» түгәрәгенә йөрдем. Аның җитәкчесе Асия апа Таҗиевага...

Соңгы вакытларда татар теле турында шау-шу купкач, читтә каласым килмәде. Ничек читтә калыйм? Ул бит - күкрәк сөте белән кергән ана теле, бишек җыры белән баш миенә кереп калган тел.
Мин кечкенәдән үк татар телен бик яраттым. Кызыл Чапчак мәктәбендә укыганда, «Энҗе бөртекләре» түгәрәгенә йөрдем. Аның җитәкчесе Асия апа Таҗиевага мең рәхмәтлемен. Ул безгә татар теле иң кирәкле тел дип аңыбызга сеңдерде. Без хикәяләр, шигырьләр яза идек.
Кайда гына булсак та, татар теленнән аерылмадык. Ирем хәрби офицер булгач, 30 еллап читтә яшәргә туры килде, шуның 16 елы - Украинада. Ул елларны әле дә сагынып искә алабыз. Андагы тырыш, ягымлы, матур халык безне күп нәрсәгә өйрәтте. Балалар да, үзебез дә украин телен, җырларын өйрәндек. Мари-Элга күченгәч, мари телендә сөйләшә башладык. Дусларыбыз белән әле дә аралашабыз. Яшәү ничек әйбәт булса да, туган як, туган тел сагындырды. Ул вакытта «ТНВ» телеканалы да юк. Туган яктан алып килгән җыр кассеталарын кат-кат тыңлап, тасмасы өзелеп бетә иде. Бервакыт шулай Украинада яшәгәндә, «КамАЗ» машинасы үтеп киткәч, моның йөртүчесе татар түгелме икән, рәхәтләнеп татарча сөйләшер идек дип хыялланып, шуның артыннан бардык. Мәҗлесләрдән украин җырларын җырлап кайткач, өйдә «Җырлыйк әле» китабын ачып, туган телдә җырлап утыра идек.
Татар мәктәбендә укып, аннары авылдан китеп, кыланып русча сөйләшкән кешеләргә исем китә. Читтә йөреп, туган Татарстаныбызга кайткач, аякка ныклап басып, авызыбызны тутырып татарча сөйләшү - үзе бер бәхет. Аллага шөкер, балаларыбыз ныклап татарча сөйләшмәсәләр дә, телне беләләр. Киявебез рус милләтеннән, Мәскәүдә яши. Татар телен өйрәнә. Оныкларыбыз читтә яшәсә дә, татарча өйрәтергә тырышабыз. Югалтмасак иде ана телебезне!
Ирина САДЫЙКОВА,
Олы Аты авылы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев