Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Радиация корбаннарын искә алдылар

Чернобыль атом станциясендәге авария корбаннарына куелган һәйкәл янында искә алу митингы узды.

Биредә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре, төрле предприятиеләр, оешмалар, идарәләр җитәкчеләре, мәктәп укучылары, студентлар, Чернобыльдәге фаҗигале хәлләр шаһитлары һәм радиация катастрофаларыннан зыян күргәннәр катнашты. Фаҗигаләр нәтиҗәсендә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Традиция буенча, мемориалга чәчәкләр куелды. Митинг шулай ук Кама Аланында да узган. 
1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом станциясендә янгын чыгу нәтиҗәсендә, атмосферага 190 тонна чамасы радиоактив матдә таралган. Коточкыч процессны туктату өчен, бетон саркофаг төзү карар ителгән. 200 көннән артык барган төзелештә 200 меңнән артык кеше катнашкан. 400 меңнән артык кеше экологик куркыныч зонада калып, нурланыш алган. Хәзерге вакытта Түбән Камада Чернобыльдәге аварияне бетерүдә катнашкан 300 дән артык кеше яши. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев